|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Мин — авыл баласы (Айдар Галимов)Наил Шәймарданов көе Марс Хафизов сүзләре
Сагындым чишмәләр суларын,
Иренне өшеткән салкынын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Исләрен ю(ы)ртак атының.
Сагындым учаклар ялкынын,
Төннәрен очкынлап алганын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Кызларның сөюдән янганын.
Сагындым болыннар печәнен,
Хуш исләр бөркетеп кипкәнен,
Мин, авыл баласы, сагындым
Капкадан әнием көткәнен.
Сагындым кырларның исләрен
Игеннәр өлгергән чагында,
Мин, авыл баласы, кайтамын,
Күңелем авылым ягында. |
Иң күп укылган
|