поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИҢЛЕБАЕВ КЫЯМ

(1929–2005)

Язучы-прозаик, әдәби тәрҗемәче Кыям Миңлебаев (Кыяметдин Сәлахетдин улы Миңлебаев) 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Аерым крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, колхозга керергә теләмичә, авылдан китеп, Казаннан ерак түгел Вагонстрой дигән җирдә (Казанның хәзерге Дәрвишләр бистәсендә) төзелә башлаган заводка килеп эшкә урнаша, бераздан гаиләсен дә үз янына алдыра. Әмма сугыш башланган кытлык елында әти кеше, нахактан хөкем җаваплылыгына тартылып, шул кайгы-мәшәкатьләрдән кинәт дөнья куя, һәм өч бала белән тол калган Ләйлиҗамал түтәй 1942 елның язында гаиләсен ияртеп янә Кече Чынлыга кайтып сыенырга мәҗбүр була. Кыяметдин шундагы җидееллык мәктәптә алтынчы-җиденче сыйныфларны тәмамлый. Аннары алар, авылда да җан асрау торган саен мөшкелләнә баруын күреп, яңадан Вагонстрой бистәсенә әйләнеп кайталар. Яшәгән җирләрендә татар урта мәктәбе булмау сәбәпле, Кыяметдин алга таба укуын Казанның Кабан күле буенда урнашкан 12 нче татар мәктәбендә дәвам иттерә.

1948 елда урта мәктәпне тәмамлагач, К.Миңлебаев Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университеттан соң Татарстанның Сарман район үзәге урта мәктәбендә ике ел рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме булып эшли. 1955 елда гаиләсе белән Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый: әүвәл яшьләр-балалар редакциясендә редактор (1955–1958), редакция мөдире (1958–1966), аннары 1967–1989 елларда матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире вазифаларын башкара.

К.Миңлебаев – әдәбият-сәнгатьнең күп өлкәләрендә үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм осталарының берсе. Иң беренче чиратта ул татар нәфис сүз сәнгатен профессиональ югарылыкта эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән баета. Аның тәүге тәрҗемә эше (Литва язучысы П.Цвирканың «Сандугач» исемле хикәяләр җыентыгы) 1954 елда басылып чыга. Шуннан бирле узган илле ел эчендә Кыям Миңлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит илләр әдәбияты һәм совет чоры авторларыннан өч дистәгә якын әсәр аерым басма рәвешендә татар укучысына барып ирешә. Алар арасында Лев Толстойның «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» повестьлары (1955–1957), «Казаклар» әсәре (1974), Алексей Толстойның «Михнәтле заман» трилогиясе (1976–1979), «Инженер Гаринның гиперболоиды» (1972), «Аэлита» (1983) романнары, В.Шишковның ике китаптан торган «Хәсрәт дәрьясы» романы (1963), В.Катаев, Т.Семушкин, Н.Носовларның аерым әсәрләре, чит ил язучыларыннан Э.Войничның «Кигәвен» (1981), Г.Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» (1987), Ж.Амадоның «Габриэланың гыйшкы» (1999) романнары һ.б. авторларның китаплары бар.

Кыям Миңлебаевның тәрҗемә эшенә яшьләрне тарту һәм тәрбияләү юнәлешендә алып барган практик хезмәте дә игътибарга лаек. Ул озак еллар буена Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр остаханәсен җитәкли, Казан дәүләт университетында филология факультеты студентларына тәрҗемә теориясен укыта, алар белән практик дәресләр алып бара.

Әдипне яшь чагыннан ук кызыксындыра килгән һәм алга таба иҗат эшчәнлегендә нәтиҗәле чагылыш тапкан тагын бер өлкә – ул да булса сынлы сәнгать, рәсем сәнгате. К.Миңлебаев – татарның талантлы нәкыш, графика, сынчы рәссамнарына багышланган күп дистәләрчә мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Әле 1982 елда ук ул Бакый Урманченың скульптура, нәкыш һәм графика жанрларындагы иҗатын яктырткан төсле альбом төзеп чыгара, аңа кереш мәкалә яза. Узган гасырның туксанынчы елларында аның тырышлыгы белән Лотфулла Фәттахов, Илдар Зарипов альбомнары, Байназар Әлминев, Канәфи Нәфыйков, Гайшә Рахманкулова һ.б. рәссамнарның иҗат мирасы каталоглары нәшер ителә. Ниһаять, татар сынлы сәнгатенең нигез ташларын салучы мәшһүр Бакый Урманче иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм аның үз шәхесе белән озак еллар буе фикердәшләр дәрәҗәсендә дустанә аралашу нәтиҗәсе буларак, К.Миңлебаев 1990–1995 еллар арасында үзенең беренче оригиналь әсәрен – «Бакый» романын язып тәмамлый. Роман «Казан утлары» журналының 1997 елгы икенче, өченче, дүртенче саннарында басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдипнең оригиналь проза өлкәсендәге зур уңышы итеп бәяләнә. 2004 елда К.Миңлебаев үзенең икенче зур әсәрен – автобиографик материалларга һәм хатирәләргә нигезләнеп язылган, гомер юлының гыйбрәтле вакыйгаларын, әти-әнисенең, авылдашлары, кордашлары, каләмдәшләренең самими образларын сәнгатьчә сурәтләгән «Акыллы атын мактар...» дигән икенче романын укучылар хөкеменә тапшыра.

1997–2003 елларда Кыям Миңлебаев Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли һәм, тәҗрибәле редактор-тәрҗемәче буларак, татар телендә беренче фәнни энциклопедик хезмәт – «Татар энциклопедия сүзлеге»н (2002) басмага сыйфатлы итеп әзерләү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

К.Миңлебаев 1980 елдан «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Ул 2005 елның 3 сентябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мөселман зиратында.

К.Миңлебаев – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үткәнгә сәяхәт / соавт. Ф.Нуретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 48 б. – 10000 д.
Чынлы чишмәләре / соавт. З.Алимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 175 б. – 1000 д.
Акыллы атын мактар...: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 288 б. – 2000 д.

* * *
Цвирка П. Сандугач: әкиятләр. – Казан: Татгосиздат, 1954. – 79 б. – 10000 д. («Соловушка»)
Толстой Л. Балачак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 148 б. – 5000 д. («Детство»)
Толстой Л. Үсмерчак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 100 б. – 6000 д. («Отрочество»)
Толстой Л. Егетчак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 187 б. – 7000 д. («Юность»)
Шишков В. Хәсрәт дәрьясы: 2 томда: роман. – 1 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 30000 д. («Угрюм-река»)
1 т. – 538 б.
2 т. – 580 б.
Шишков В. Хәсрәт дәрьясы: 2 томда: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989–1990. – 15000 д. («Угрюм-река»)
1 т. – 1989. – 488 б.
2 т. – 1990. – 512 б.
Катаев В. Ялгыз җилкән: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. –276 б. – 15000 д. («Белеет парус одинокий»)
Носов Н. Белмәмеш маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 172 б. – 13000 д. («Приключения Незнайки»)
Носов Н. Белмәмешнең Кояшка сәяхәте: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 272 б. – 15000 д. («Незнайка в Солнечном городе»)
Носов Н. Белмәмешнең Айга сәяхәте: әкият-роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 312 б. – 15000 д. («Незнайка на Луне»)
Толстой А. Инженер Гаринның гиперболоиды. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 280 б. – 15000 д. («Гиперболоид инженера Гарина»)
Толстой Л. Казаклар: кавказ повесте. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 184 б. – 9000 д. («Казаки»)
Толстой А. Михнәтле заман: трилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976–1979. («Хождение по мукам»)
1 китап. – 1976. – 312 б. – 13000 д.
2 китап. – 1977. – 352 б. – 15000 д.
3 китап. – 1979. – 432 б. – 15000 д.
Войнич Э. Кигәвен: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 304 б. – 15000 д. («Овод»)
Толстой А. Аэлита: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 15000 д.
Маркес Г. Ялгызлык: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 368 б. – 10500 д. («Сто лет одиночества»)
Амадо Ж. Габриэланың гыйшкы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 463 б. – 3000 д. («Габриэла, корица и гвоздика»)
Носов Н. Белмәмеш маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Мәгариф, 2003. – 480 б. – 2000 д. («Приключения Незнайки и его друзей»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кыйблага тугрылык: биобиблиографик мәгълүматлар һәм мәкаләләр җыентыгы. – Казан: Милли китап, 2004. – 139 б.
Миңлебаев К. «Гуманистик әсәрләрне генә халкыма тәрҗемә иттем» // Акчарлак. – 2004. – № 42 (15 окт.).
Шәрәфетдинова Ф. Акыллы атын мактар... // Татар иле. – 2004. – № 38 (сент.).
Шәрәфетдинова Ф. Син безгә бик кирәк! // Мәдәни җомга. – 2004. – 1 окт.
Сәгъди Р. Дәрвишләр бистәсендә үскән мөгаллим // Шәһри Казан. – 2004. – 8 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»