поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨХӘММӘДЪЯР

(1497–1549)

Мөхәммәдъяр – Казан ханлыгы чорында (XVI йөз уртасында) иҗат иткән күренекле татар шагыйре. Аның туган елы якынча XV йөз азагына – 1497 елга туры килә. Ул кулъязма күчермәләрдә заманыбызга килеп җиткән «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1540) һәм «Нуры содур» («Күкрәкләр нуры», 1542) исемле ике поэмасы һәм «Нәсыйхәт» шигыре белән билгеле. Поэмаларның «Төхфәи мәрдан» дигәне XVIII йөздә күчерелгән ике кулъязма нөсхәсе буенча мәгълүм. Кулъязмаларның берсе – Санкт-Петербургта СССР Фәннәр академиясенең Азия халыклары институты китапханәсендә, икенчесе Казанда Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә саклана. «Нуры содур»ның исә өч кулъязма нөсхәсе билгеле, аларның икесе – шул ук Санкт-Петербург институты китапханәсендә, берсе, әдип Нәкый Исәнбәт тапканы, язучының шәхси архивында саклана.

Шушы кулъязмалар нигезендә бу ике поэма, берникадәр кыскартулар ясалып, 1966 елны Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә нәшер ителә.

Мөхәммәдъярның гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Ул Казан делегациясе составында тылмач булып Мәскәүгә килә. Аны 1549 елның җәендә Явыз Иван гаскәрләре Муром тирәсендә вәхшиләрчә үтерә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Төхфәи мәрдан: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 150 б. – 4000 д.
Нуры содур: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 150 б. – 4000 д.
Нуры содур: поэмалар, шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 336 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гарифуллин Д. Кулъязманың яңа нөсхәсе // Ватаным Татарстан. – 1992. – 17 апр.
Абилов Ш. Мөхәммәдъяр иҗаты // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 295–312 б.
Миңнегулов Х. «Мәрданәләр дик билеңне баглагыл» // Х.Миңнегулов. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 8–111 б.

* * *
Абилов Ш. Творчество Мухаммадьяра // Средневековая творческая литература VIII–XVIII вв. – Казань: ФЭН, 1999. – С. 133–140.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»