поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨЭМИНЕВА ЭНҖЕ

(1924–2009)

Шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминева 1924 елның 18 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дөньяга килә. Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булып, һөнәре буенча аңа еш кына гаиләсе белән авылдан авылга күченеп йөрергә туры килә. 1931 елга кадәр алар хәзерге Азнакай районының Тымытык авылында (ул вакытта шул исемдәге район үзәге) яшиләр, аннан кабат Әлмәткә әйләнеп кайталар.

1941 елда Әлмәттә татар урта мәктәбен тәмамлагач, Э.Мөэминева укытучылык эшен башлап җибәрә: әүвәл Әлмәт районының Югары Мактама авылы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман авылы мәктәпләрендә математика фәне укыта. 1944 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике елдан Ташкент педагогия институтының көндезге бүлегенә күчеп, 1948 елда математика белгечлеге буенча институтны тәмамлап чыккач, Габдрахман авылы мәктәбенә кабат укытырга кайта. Шунда ул 1974 елга кадәр берөзлексез укытучы булып эшли.

Энҗе Мөэминева озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырь китабы 1961 елда басылып чыга. Шуннан соң «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һ.б. китаплары дөнья күрә. Эчтәлек ягыннан аның шигырьләрендә һәм поэмаларында («Әткәм чүкеченең тавышы», «Ефәк яулыгым» һ.б.) хезмәт кешесенең – гади авыл эшчәннәренең, укытучыларның, нефтьчеләрнең самими уй-хисләре, хыял-омтылышлары сурәтләнә, тормыш-яшәешнең мөһим шартларыннан булган гаилә кору, бала тәрбияләү, табигатьне саклау, әйләнә-тирәңдәге кешеләргә игелек кылу кебек әхлакый проблемалар үзәккә алына. Тел-стильдә шагыйрә катлаулы образлар, кинаяле чагыштырулар, күп мәгънәле ассоциатив сурәтләр белән мавыкмый, халык иҗаты әсәрләрендәгечә гади тел белән, җиңел аңлаешлы итеп язарга тырыша.

Энҗе Мөэминева 1994 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, балалар әдәбияты үсешенә керткән казанышлары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Ул 2009 елның 2 мартында вафат була.

Э.Мөэминева – 1963 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ефәк яулыгым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 59 б. – 4000 д.
Әниләргә һәм нәниләргә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 12 б. –25000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 35 б. – 6000 д.
Синең өчен язам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 5500 д.
Үрдәгем үпкәләде: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. –12 б. – 20000 д.
Бүләгем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 48 б. – 3000 д.
Әйдәгез танышыйк: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 24 б. – 6000 д.
Чәчәкләр китердем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 127 б. – 7000 д.
Әйтер сүзем бар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 6500 д.
Исемдә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 128 б. – 2800 д.
Дуслар җыелгач: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 57 б. – 10000 д.
Килер язлар өчен: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 39 б. – 6700 д.
Күңел түрендә: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 31 б. – 6100 д.
Безгә килегез: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 31 б. – 20000 д.
Бим, Чәнчебикә, Чәнче би һәм башкалар: шигъри хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 17 б. – 5000 д.
Ач сереңне миңа: шигырьләр. – Казан: Татар китабы, 1998. – 159 б. – 500 д.
Еллар аша: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2004. – 335 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сөләйманова С. Сайлаган юл, сөйгән эш // Азат хатын. – 1974. – № 5. – 12 б.
Гыйззәтуллина Ф. Пар канатлар җырчысы // Шәһри Казан. – 1994. – 19 май.
Галиуллина Д. Истәлек дәфтәрендәге шигырьләр // Шәһри Казан. – 1999. – 12 нояб.
Гыймаева Л. Шигъриятнең сүрелмәс нуры // Әлмәт таңнары. – 2004. – 30 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»