поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨДӘРРИСОВА ХАЛИСӘ

Шагыйрә Халисә Сәгыйт кызы Мөдәррисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә туа. Балачагы Иглин районы Үктәй дип аталган авылда уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Нуриман районының Байгелде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970–1975 елларда Халисә – Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеге студенты. Уку елларында ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанда чыккан көндәлек матбугат басмаларында актив языша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Х.Мөдәррисова Башкортстанның Илеш районында – укытучы, 1981–1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә – мәктәп директоры, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында секретарь һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифаларын башкара. 2000 елдан Х.Мөдәррисова – Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе хезмәтендә.

Халисә Мөдәррисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга.

Х.Мөдәррисова проза әсәрләре – хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» повесте «Казан утлары» журналының 2002 елгы 5 нче санында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала.

Х.Мөдәррисова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җәй уртасы: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1993. – 76 б. – 2000 д.
Былтыргы көз: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1995. – 80 б. – 2000 д.
Балан: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1996. – 110 б. – 3000 д.
Шәмәхә төн: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 127 б. – 2000 д.

* * *
Көмеш дага: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982. – 157 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Габиди Ә. Еракка яңгырасын көмеш моң // Кызыл таң (Өфө). – 1988. – 4 авг.
Кәбиров М. Мәңге ачылмас тылсым // Өмет. – 1994. – 9 апр.
Галиев М. Баланда бал тәме // Шәһри Казан. – 1994. – 9 июль.
Нәҗми Н. Шагыйрь гомере // Казан утлары. – 1996. – № 8. –175–177 б.
Хафизов С., Вафин М. Туган җир музыкасы // Тулпар. – 2001. – № 1. – 35–38 б.
Шәрифуллина Э. Ә мин очам... // Шәһри Казан. – 2003. – 28 март.
Гаташ Р. Һәр юлында – сөю уты // Казан утлары. – 2003. – № 4. – 93–95 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»