поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАНСУРОВ ЗИННУР

Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы авылда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967–1972 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аннары ике ел Биробиджан шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, журналистлык эшчәнлеге башлана: ул әүвәл «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975–1983), «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983–1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, язучыларның ХII корылтаенда сайланган идарә әгъзасы буларак, З.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул – атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.
Зиннур Мансуровның беренче шигырьләре балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә, соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» исемле күмәк җыентыкта (1970) басыла. Шул ук 1970 елда аның бер шәлкем шигырьләре яшь каләм тибрәтүчеләрнең күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар»да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» дип аталган күләмле генә беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең, шул җөмләдән Сибгат Хәким, Әхсән Баян, Равил Фәйзуллин кебек тәҗрибәле шагыйрьләрнең уңай бәя-фикерләренә тап була.

З.Мансуров – нечкә хисле лирик шагыйрь. Аның публицистик яңгырашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә багышланган шигырьләрендә дә фикер хисси сурәт-образларга төрелеп бирелә. Шагыйрь тормышта, табигатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә.

З.Мансуровның әдәби иҗаты күпкырлы. Ул, лирик, публицистик шигырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, сюжетлы шигырьләр һәм поэмалар жанрында да уңышлы эшләп килә. Аның ике тарихи персонажның – Явыз Иванга кол итеп җибәрелгән Казан ханбикәсе Сөембикә белән Киев Русеның әсирлеккә төшкән кенәзе Василийның хатыны Ярославна арасындагы символик монологлар рәвешендә аларның эчке кичерешләрен тасвирлаган «Ике егълау», каһарман язучыбызга багышланган «Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»ннан юллар» исемле һәм мифологик темага язылган «Хозыр галәйһиссәламне эзләү» дигән поэмалары идея-эстетик яңгырашы белән дә, форма өлкәсендәге яңа поэтик табышлары белән дә әдәби тәнкыйтьтә зур кызыксыну уята.

З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул – шулай ук әдәбият, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. Аның бу төр хезмәтләре, мәкалә-уйлануларының бер өлеше «Юлын белгән арымас» (1989),«Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле китапларында урын ала. 1989 һәм 1993 елларда ул, татар милли җыр жанрының классик хәзинәсен тәшкил иткән иң популяр җырларны туплап, ике зур җыентык бастырып чыгара. Озак еллар буе «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләгән тәҗрибәле мөхәррир буларак, ул газета сәхифәләрендә татар мәдәниятен, татар телен, әдәбият һәм сәнгать казанышларын пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә.

Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 2005 елда аңа Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

З.Мансуров – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кул бирәм: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 112 б. – 3000 д.
Йөз суы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96 б. – 3200 д.
Ваем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 110 б. – 3000 д.
Юлын белгән арымас: тормыш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 168 б. – 1300 д.
Алып батырга шелтә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1994. – 30 б. – 10000 д.
Яшәү үзәне: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 319 б. – 2000 д.
Күңел сәфәре: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 222 б. – 1500 д.
Җәрәхәтле йөрәк җылырак: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 448 б. – 3000 д.
Күңелдә фидаи яшәсә: әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турында уйланулар. – Казан: Мәгариф, 2006. – 495 б. – 2000 д.

* * *
Көнгә шөкер кылуы: шигырьләр, поэмалар / Г.Игебаев тәрҗ. – Өфө: Китап, 2000. – 296 б. – 1500 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Тысячелистник: стихи. / пер. с татар. – М.: Современник, 1983. – 64 с. – 10000 экз.
Душицы белый запах: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 128 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйдулла Р. Йөз суы // Шәһри Казан. – 1999. – 9 июль.
Рәшит Ә. Инеш тулып ак болытлар ага // Ватаным Татарстан. – 1999. – 14 июль.
Мингалим Р. Яшәү үзәнендә таулар бар // Мәдәни җомга. – 1999. – 16 июль.
Гаташ Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең... // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 152–157 б.
Баянов Ә. Егерме еллык сәфәр // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 июль.
Хисамов Н. Күңел тирәнлеге // Шәһри Казан. – 2003. – 11 апр.
Батулла Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак // Татарстан яшьләре. – 2003. – 17 июнь.
Гаташ Р. Шагыйрь йөрәге җәрәхәтсез булмас // Мәдәни җомга. – 2003. – 27 июнь.
Әхмәтҗанов М. Тарих һәм шагыйрьнең яралы йөрәге // Шәһри Казан. – 2003. – 25 июль.
Гафиятуллина Н. Хәтер сызлануы // Казан утлары. – 2004. – № 1. – 177–181 б.
Ногмани Р. Шагыйрь нигә ачына? // Татар иле.– 2004. – № 15 (апр.).
Урманче Ф., Мәхмүтов Х. Камиллек өлгесе // Ватаным Татарстан. – 2004. – 16 апр.
Гыйззәтуллин Р. Җәрәхәтле йөрәк җылысы // Татар иле. – 2005. – № 22 (июнь).

* * *
Кутуй Р. Все в первый раз – и в последний // Респ. Татарстан. – 2003. – 29 марта.
Мустафин Р. Теплее греет раненое сердце // Респ. Татарстан. – 2004. – 9 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»