поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАКСУД МӘХМҮД

(1900–1962)

Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд (Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов) 1900 елның 15 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. 1909–1914 елларда Кышкар мәдрәсәсендә укый, аннары Арчадагы ике сыйныфлы рус-татар мәктәбендә һәм 1916–1918 елларда Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч училище дип йөртелгән уку йортында гомуми урта белем ала. Мәктәптә уку елларында татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән якыннан таныша, үзе дә каләм тибрәтә башлый. Романтик рухлы, революцион идеяләр белән мавыгып канатланган унҗиде яшьлек егет большевикларның халыкка азатлык, милли хөрлек вәгъдә иткән 1917 елгы инкыйлабын дәртләнеп һәм чын күңелдән ышанып кабул итә. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы идарәсендә тәрҗемәче булып эшли башлый. Шунда яшь журналистның «Бәйрәм җитә» исемле беренче хикәясе басылып чыга.

1918 елның ахырында, «Чулпан» газетасы чыгудан туктагач, М.Максуд яңадан Малмыжга кайта һәм берничә ай «Ярлылар тавышы» исемле өяз газетасында эшли. Шул чорда ул комсомолга керә, комсомолның өяз комитетына әгъза итеп сайлана, ә 1919 елның май аенда үз теләге белән Кызыл Гаскәргә язылып, Гражданнар сугышына китә, Нократ (Вятка) елгасы ярларыннан алып Көнбатыш Себер далаларына кадәр сугышчан юл уза, фронт шартларында күп кенә патриотик шигырьләр («Корал алам», «Бөек идеал өчен», «Изге максатка таба» һ.б.) һәм кызыл гаскәриләрнең образларын романтик күтәренкелек белән тасвирлаган, әдәби тәнкыйтьтә бик еш макталып, соңыннан мәктәп дәреслекләрендә урын алган «Изге көрәшкә», «Сагынам, сөям сине, туган илем!» кебек нәсерләрен иҗат итә.

1921 ел башында М.Максуд кабат Мәскәүгә юл тота һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. 1922–1934 еллар арасында ул Мәскәүдә татар телендә чыккан газета-журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, СССР халыклары үзәк нәшриятының татар әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. Шул елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Мәскәү дәүләт университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1934 елдан – профессионал язучы, сугыш башланганчы, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Мәхмүд Максуд 1939 елда Көнбатыш Белоруссияне СССРга кушу кампаниясендә катнаша, рус телендә чыккан дивизия газетасының хәрби корреспонденты вазифаларын башкара.

Ватан сугышы башлангач, 1941 елның җәендә М.Максуд, гаскәри хезмәткә алынып, батальон комиссары, сәяси бүлек агитаторы, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының баш мөхәррир урынбасары сыйфатында сугыш беткәнчегә кадәр алгы сызыкта була, хәрби хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елны Казанда әдипнең «Үч һәм нәләт җыры» исеме белән фронт шартларында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре тупланган җыентыгы басылып чыга.

Сугыштан соң М.Максуд, нигездә, публицистика, очерк һәм тәрҗемә жанрларында активрак эшли. Әдипнең кырыгынчы еллар ахырында һәм илленче еллар дәвамында басылып чыккан «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре» (1949), «Безнең мехчылар» (1952), «Тынычлык вахтасында» (1955) кебек китапларында Татарстан сәнәгатенең үсеше, шәһәрләрне төзекләндерү, яңаларын салу эшләре, хезмәт кешеләренең конкрет эш-гамәлләре турында сөйләнә.

Мәхмүд Максуд – тәрҗемә өлкәсендә даими һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе. Сәяси әдәбиятмы, матур әдәбиятның проза яки поэзия жанрымы, һәр өлкәдә әдип-тәрҗемәченең хөрмәт белән тәкъдир ителерлек зур хезмәте бар. Утызынчы-илленче еллар дәвамында аның тәрҗемәсендә поэзиядән А. Пушкинның «Су кызы» («Русалка») поэмасы, «Саран рыцарь» трагедиясе, Һ.Һейненың «Германия» поэмасы, Беранженең «Җырлар»ы, Гетеның «Фауст»ы, Н.Некрасовның берничә поэмасы, прозадан Ромен Ролланның «Кола Брюньон», Лион Фейхтвангерның «Оппенгеймнар гаиләсе», И.Тургеневның «Рудин», Л.Толстойның дүрт томлы «Сугыш һәм тынычлык» һәм ике томлы «Анна Каренина», М.Горькийның «Ана» романнары, Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасы, Абайның «Шигырьләр һәм поэмалар»ы һ.б. басылып чыга.

М.Максудның иҗат мирасында публицистика, очерк характерындагы әсәрләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә проблемаларына, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи, М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек әдипләрнең иҗат эшчәнлекләренә багышланган тикшеренүләр, истәлек язмалары да шактый урын били.

Әдәбият өлкәсендәге күпкырлы иҗади хезмәтләре өчен М.Максуд 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Ул 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

М.Максуд – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең чәчәкләр: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 82 б. – 5000 д.
Яз җыры: хикәяләр. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 112 б. – 4000 д.
М.Максуд әсәрләре: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 135 б. – 5000 д.
Изге көрәшкә: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 150 б. – 3070 д.
Үч һәм нәләт җыры: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 39 б. – 6000 д.
Яңа шәһәр һәм аның кешеләре: очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 60 б. – 5000 д.
Безнең мехчылар: очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 52 б. – 365 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 214 б. – 5065 д.
Тынычлык вахтасында: очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1955. – 108 б. – 3000 д.
Әсәрләр: 1 томда / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 633 б. – 6000 д.
Яңа тормыш язында: хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 255 б. – 12000 д.
Яз җыры: хикәяләр, нәсерләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 128 б. – 8000 д.

* * *

Либединский Ю. Атна: повесть. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926. – 134 б. – 3000 д.
Пушкин А. Дубровский: роман. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 145 б. – 10000 д.
Роллан Р. Кола Брюньон: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 298 б. – 5115 д.
Островский Н. Давылда туганнар: роман / Г.Хәбиб белән уртак тәрҗ. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 292 б. – 10000 д.
Чуковский К. Доктор Айболит. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 103 б. – 10000 д.
Һейне Һ. Германия: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 113 б. – 6000 д.
Абай. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 75 б. – 5000 д.
Гете И. Фауст. – 1 кисәк. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 204 б. – 10165 д.
Низами Г. Ләйлә белән Мәҗнүн: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 184 б. – 5065 д.
Ажаев В. Москвадан еракта: роман. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 796 б. – 12000 д.
Горький М. Ана: роман. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 390 б. – 10065 д.
Фейхтвангер Л. Оппенгеймнар семьясы: роман. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 330 б. – 3070 д.
Семушкин Т. Алитет таулар арасына күчә: роман. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 518 б. – 10037 д.
Тургенев И. Рудин: роман. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 152 б. – 10000 д.
Толстой Л. Сугыш һәм тынычлык: роман. – 4 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1954–1957.
1 т. – 1954. – 420 б. – 12000 д.
2 т. – 1955. – 439 б. – 12000 д.
3 т. – 1957. – 466 б. – 10000 д.
4 т. – 1957. – 396 б. – 10000 д.
Некрасов Н. Рус илендә кем рәхәт яши: поэма. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 240 б. – 5000 д.
Толстой Л. Анна Каренина: роман. – 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 11000 д.
1 т. – 552 б.
2 т. – 484 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сагынган минутларда: истәлекләр, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 212 б.
Кайбер истәлекләр: М.Максудның үзе турында язып калдырган документлар архивыннан өзекләр // Казан утлары. – 1968. – № 2. – 96–100 б.
Шамов А. Зур тормыш // Казан утлары. – 1970. – № 1 . – 139–143 б.
Гыйззәтуллин Н. Көрәшче, язучы, тәрҗемәче // Соц. Татарстан. – 1979. – 15 гыйнв.
Максуд Х. Ил белән бергә // Казан утлары. – 1980. – № 1. – 167–170 б.
Мәхмүд Максудның тууына 100 ел // Казан утлары. – 2000. – № 1. – 188 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»