поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖӘЛӘЙ ХӘЛИМ

Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов) 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе Мәгъфура тәрбиясендә, бала чактан ук йорт һәм колхоз эшләрендә эшләп үсә. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958–1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли.

Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим Җәләй, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институтта укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә кырык елга якын ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларының алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Татар театрының күренекле артисты һәм нәфис сүз остасы булу өстенә Хәлим Җәләй шигъри җанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәрҗемәче дә. Ул – балалар өчен татар халык иҗаты сюжетларына таянып язган һәм нәни укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Корчаңгы тай һәм Таз малай» (1992), «Турай батыр» (1993), «Шәрә бүре» (1994), «Аю белән Төлке» (1997), «Пәриле күл буенда» (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. Узган гасырның туксанынчы елларында Г.Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә яшь тамашачыларга Х.Җәләйнең берничә әкият-пьесасы («Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре», «Шомбай эшләпәсе») буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелә һәм уңыш казана.

Тәрҗемәче буларак, Хәлим Җәләй татар театрларының репертуарын төрләндерү һәм баету юнәлешендә эшли. Аның тәрҗемәсендә Г.Камал театрында А.Вампиловның «Булмас димә, дөнья бу!», Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», А.Галинның «Сагыш» («Ретро»), норвегияле классик драматург Һенрик Ибсенның «Өрәкләр» пьесалары сәхнәгә куела. Артист-язучының оста каләме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ихтыяҗлары өчен А.Островскийның «Кичеккән тәүбә» («Не живи как хочется»), Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан, яки Таш кунак» әсәрләре тәрҗемә ителә. 1987 елда Татарстан китап нәшрияты исә Хәлим Җәләй тәрҗемәсендә А.Вампиловның дүрт пьесасын эченә алган «Провинция мәзәкләре» дигән күләмле җыентыгын дөньяга чыгара.

Х.Җәләй – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Корчаңгы тай һәм Таз малай: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 31 б. – 25000 д.
Шәрә бүре: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1998. – 16 б. – 5000 д.
Турай батыр: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 37 б. – 5000 д.
Пәриле күл буенда: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 40 б. – 5000 д.

* * *
Вампилов А. Провинция мәзәкләре: пьесалар / тәрҗ. Х.Җәләй. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 248 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Зөлфәт. Бәхет // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 апр.
Артист һәм шагыйрь // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 190 б.
Мөхәммәтева Р. Театрда әкияткә урын бар // Сабантуй. – 2000. – 15 апр.
Әгъләмов М. Хәлим – сабантуе атлары сыман // Заман-Татарстан. – 2000. – 28 апр.
Баттал Ф. Сәнгатьнең олы солтаны // Ватаным Татарстан. – 2000. – 28 апр.
Хәбибуллина Л. «Якташлар ихтирамы – зур куаныч» // Шәһри Казан. – 2000. – 28 апр.
Зөлфәт. Сәхнә тылсымы // Мәдәни җомга. – 2000. – 28 апр.
Кыдашева З. Таш астыннан чыккан Җәләй // Татарстан яшьләре. – 2000. – 28 апр.
Шәех Л. Әкият дөньясында // Сабантуй. – 2006. – 2 сент. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»