поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Гыйнвар
  • Дамир Гыйсметдин - язучы
  • Инсаф Абдулла - журналист
  • Борис Вайнер - балалар язучысы
  • Эльмира Кәлимуллина - җырчы
  • Нәҗибә Ихсанова (1938-2021) - актриса
  • Геннадий Прытков - актер
  • Риф Хәйретдинов (1935-2007) - тарихчы
  • Галия Әхмәтова (1954-2015) - язучы
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘҺЛИЯ ФИРДӘВЕС

Фирдәвес Әһлия (Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина) 1954 елның 11 октябрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972–1977 елларда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы булып эшли, соңрак Казан дәүләт курчак театрында оештыручы-педагог (1978–1979), Татарстан Язучылар берлегендә секретарь-машинистка, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы (1981–1985), аннары, 1986–1999 еллар арасында, «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000–2007 елларда ул – Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Ф.Әһлия әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында тәрҗемәче буларак башлый. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында татар язучыларының «Запах мяты» исемендә русча чыккан җыентыгында ул тәрҗемә иткән берничә әсәр урнаштырыла. Тора-бара ул үзе дә татар телендә оригиналь әсәрләр язуда каләмен сынап карый: балаларга атап әкиятләр иҗат итә, яшьләр альманахы «Идел»дә кыска хикәяләрен – нәсерләрен, парчаларын бастыра.

Шулай да Ф.Әһлияне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан әсәрләр – сәнгать кешеләре турында сәнгатьле сурәтләү алымнары белән язылган документаль повестьлар һәм хикәяләрдер. Беренче опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая турында «Актриса» (1986), СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Әлмәндәрләр әманәте» (2001), Россия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова турында «Күңел эргәсенә кайту» (2001), Ринат Таҗетдинов турында «Ай тулган төндә» (2001), Вера Минкина турында «Чулпан – таңның көзгесе» (2003) исемле документаль повестьлар, беренче татар хатын-кыз сынчысы Рада Нигъмәтуллина, композитор Фасил Әхмәтов, җырчы Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичевләр һ.б. күп кенә сәнгатькәрләр турында фактик материалга нигезләнеп язылган дистәләгән хикәяләр, иҗат портретлары Ф.Әһлиянең әдәби иҗаттагы зур уңышы итеп саналырга хаклы.

Ф.Әһлия шигърият бабында да активлык күрсәтә – балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар яза. Ул – «Кояш баласы» һәм «Ике Тәңре» исемле ике шигъри китап авторы. Аның кайбер лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Гафу итәрсең микән?» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Тукай һәйкәле белән сөйләшү» (И.Мәҗитов музыкасы), «Ак манара» (Р.Әхиярова музыкасы) сәхнәдә һәм радио-телевидение тапшыруларында яңгырый.

Шагыйрә соңгы елларда, үз иҗатының офыкларын киңәйтә барып, борынгы татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре – бәет, кыйсса-дастаннар һәм гомумтөрки әдәби традицияләре калыбында бүгенге заманның фаҗигаләрен чагылдырган эпик яңгырашлы әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә уңышлы гына тәҗрибәләр ясый («Сак-Сок фөрьяды», «Соңгы кыл авазы» һ.б.).

Фирдәвес Әһлиягә 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ф.Әһлия – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдыз язмышы: докум. повесть һәм хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Мостафин. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 144 б. – 5000 д.
Ак күгәрчен: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 48 б. – 30000 д.
Кояш баласы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 64 б. – 2000 д.
Әлмәндәрләр әманәте: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 47 б. – 2000 д.
Ай тулган төндә: докум. повесть. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 62 б. – 2000 д.
Йөрәкнең соңгы кылы: докум. повестьлар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 270 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафиуллин Ә. Фирдәвеснең «Кояш баласы» // Ватаным Татарстан. – 1999. – 13 окт.
Мингалим Р. Әйе… // Мәдәни җомга. – 1999. – 12 нояб.
Сафиуллин Ә. Әлмәндәр яши, Әлмәндәрләр яши… // Ватаным Татарстан. – 2001. – 23 нояб.
Әхмәтҗанов М. Фирдәвес Әһлия иҗатына бер караш // Шәһри Казан. – 2004. – 22 окт.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar