Эльмира ҖӘЛИЛОВА — яшь шагыйрә, журналист; "Кыз күңеле" исемле шигырь китабы авторы. Казанда яши.
Казан утлары
ТҮГЕЛЕР ДӘ ЙӨРӘК...
Ара
Елмаю кунса да йөземә,
Яшимен күңелдән гел елап.
Ай — Кояш арасы күк ара —
Син миннән бик ерак, һай, ерак.
Йокымны еш кына бүләсең,
Яшимен аннары төш юрап.
Төш һәм өн арасы шикелле
Аралар бик ерак, һай, ерак.
Төшемме, өнемме, аермыйм,
Шаштыра инде төн акылдан.
Офыктай, син — минем җаныма
Шулкадәр ерак та, якын да...
Бу—мин!
Акны кара дия белмим,
Ниләр кылыйм?!
Елмайганда елмаям мин,
Елаганда — елыйм.
Күңелдә ни, телемдә шул,
Инде нишлим?!
Туры әйткәч, күпләр белән Борчак пешми.
Яктылыклар били җанның
Ак читлеген.
Бер киеп, бер сала торган
Юк битлегем...
Гөнаһ
Мин яраттым... Гаепме бу?!
Гаеп булса, гаеплемен, таныйм.
Тик бер генә теләк телим:
Күзләреннән яшьләр булып тамыйм...
Мин яратам... Гөнаһмы бу?!
Шулай икән, мин гөнаһлы, беләм...
Ярлыкаулар сорамыймын,
Ходам, Озак яшәт шул "гөнаһым" белән?!
Улыма
Күк гөмбәзе ачылды да,
Җиргә йолдыз атылды.
Шул мизгелдә теләгемне
Илаһым кабул кылды —
Мин әни булдым!
Яз сулышын өрде җиргә,
Яшь бөреләр ачылды.
Җаннан җан яралгандагы
Авыртулар басылды —
Дөньяга Улым туды!
Елмаю белән йөземдә
Бәхет яшем буталды.
Йөрәк парәм тәүге тапкыр
Җиһанга аваз салды —
Кычкырып елап алды!
Бисмилла, дип, тәүге тапкыр
Күкрәк сөтем имездем.
Бу вакытта мин үзем дә
Фәрештәгә тиң идем —
Җиде кат күккә мендем!
Ярдәм иттең, бу дөньяга
Газиземне яралтың.
Сабыема шәфкатеңне
Киң кыла күр, йа, Раббым!
* * *
Мин каләмнән "баш тартырга" булдым:
Бүтән чәчмәм шашкын хисләрне...
Шигырь язсам — түгелер дә йөрәк,
Фаш итәр ул мине-исәрне.
***
Кайчак "башны югалтасы" килә,
Тапмас өчен бүтән...
...Ләкин сизәм: акыл йөрәгемне
Йөгәнләгән күптән...