поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЛАТЫЙП ХӘМИТ

Шагыйрь һәм рәссам Хәмит Латыйп (Хәмит Нәҗип улы Латыйпов) 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә (хәзерге Губаха шәһәре) дөньяга килә. Шул елны аларның гаиләсе туган якларына – Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күчеп кайта. Хәмиткә җиде ай чагында – әнисе Мөфавәзә, унөч яшендә чакта әтисе Нәҗип вафат булып, малай ятимлектә үсә. Бүләрдә – башлангыч мәктәпне, күрше Тыпый авылына йөреп сигезьеллыкны тәмамлагач, 1964 елда ул, Уфага барып, музыка-рәсем укытучылары әзерли торган сәнгать училищесына укырга керә, әмма беренче курстан ук укуын ташларга мәҗбүр була. Ул янәдән Илеш якларына әйләнеп кайта, 1967 елга кадәр әүвәл авылда клуб мөдире, аннары район үзәге Яркәйдә чыккан «Маяк» газетасында бизәлеш рәссамы булып эшли.

1968 елда Уфада төзү-һөнәр училищесының берьеллык балта осталары курсын тәмамлагач, Х.Латыйпов Уфа шәһәренең төзелеш, Дүртөйле районының нефть чыгару оешмаларында хезмәтен дәвам иттерә. 1973 елда Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында «Богородская резьба» дигән берьеллык махсус курсларда укып, һөнәри осталыгын янә дә камилләштерә төшә.

1974–1978 елларда Хәмит Латыйп – Уфа сәнгать училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, ул 1983 елның азагына кадәр Татарстан Сәнгать фондының Чаллы филиалында уеп-кисеп ясау рәссамы, 1984–1990 елларда Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-фарфор заводы рәссамы булып эшли. 1991 елда заводтан китеп, берничә ел нәкыш сәнгатендә көчен сынап карый, майлы буяу белән киндер җирлеккә дүрт дистәгә якын картина яза.

2000 елның маенда Казанның «Туран» сувенирлар җитештерү оешмасы чакыруы белән Хәмит Латыйп Казанга килә һәм 2002 елның маена кадәр «Туран» остаханәсендә төрле яңа сувенирлар, сандыклар, тартмалар, бизәкле савыт-саба, тәлинкәләр иҗат итү белән шөгыльләнә. 2002 елның көзеннән ул Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә сәнгать мәктәбе укытучысы хезмәтендә.

Балачагыннан сәнгатькә, нәфислеккә, шигърияткә гашыйк Хәмит Латыйп – узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап көндәлек матбугат битләрендә («Аргамак», «Казан утлары» журналлары, «Өмет», «Мәдәни җомга» газеталары һәм башка басмаларда) әледән-әле күренә килгән лирик шигырьләре, үткен фикерле, фәлсәфи эчтәлекле дүртьюллыклары белән дә әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән шәхес. 1997 елда Туймазыда үз рәсемнәре белән бизәлеп чыккан «Җир һәм күк» исемле шигырьләр китабы әдәби тәнкыйтьтә югары бәя ала. 2003 елда Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында рәссам-шагыйрьнең, шулай ук үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Күңелем сурәтләре» дигән икенче китабы дөнья күрә. Ә 2006 елда Татарстан китап нәшриятында сынлы сәнгать әсәрләрен һәм шигырьләрен үз эченә алган «Галәми гамь = Вселенский лад» җыентыгы чыга. Ул – 1998 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Х.Латыйп – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир һәм күк: шигырьләр. – Туймазы: Шәһәр басмаханәсе, 1995. – 82 б. – 500 д.
Күңелем сурәтләре: шигырьләр, рәсемнәр. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 112 б. – 500 д.

* * *

Галәми гамь = Вселенский лад: альбом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 168 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шаһиева Р. Җирсү // Сөембикә. – 1994. – № 4. – 10–12 б.
Миңнуллин Р. Җир һәм күк кешесе // Татарстан. – 1999. – № 1. – 55–56 б.
Хәлим А. Әүлиялар галәмендә // Аргамак. – 1999. – № 4. – 97–100 б.
Закир М. Бәгырь бишеге // Идел. – 2000. – № 12. – 72–73 б.
Шаһиева Р. Гасырлар мәгърурлыгы, галәмнәр моңы // Мәдәни җомга. – 2005. – 1 июль.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»