поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЛАТЫЙФИ ФЛҮС

Язучы-прозаик Флүс Латыйфи (Флүс Фатих улы Латыйпов) 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, ул Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә, ләкин икенче курска җиткәч, хәрби хезмәткә алынуы сәбәпле, укудан аерылып торырга мәҗбүр була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф.Латыйфи 1964–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Студент елларында ук татар матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый: 1967–1968 елларда «Татарстан кооператоры» исеме астында чыгып килгән республика потребкооперация газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1968 елдан ул – Татарстан радиосында репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе.

1985 елның сентябреннән Ф.Латыйфи «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә күчә, тагын бер елдан «Казан утлары» журналында эшли башлый – бүлек мөхәррире һәм журналның җаваплы сәркәтибе була. 1991 елда латин хәрефләре белән «Дөнья» дигән халыкара татар газетасы чыгарыла башлагач, аны шул газетаның баш мөхәррир урынбасары итеп эшкә чакыралар. Әмма газетаның гомере кыска була. Шуннан соң Ф.Латыйфи берникадәр вакыт республикада яңа чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләп ала, ә 1993 елның көзендә республика иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-публицистик басма – «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Элеккеге «Татарстан коммунисты» журналы базасында барлыкка килгән бу журналның чын мәгънәсендә әдәби-публицистик төсмер алуы, әдәбиятка, мәдәнияткә йөз белән борылуы нәкъ менә Ф.Латыйфи анда эшләгән елларга туры килә.

1997 елда Ф.Латыйфи янәдән «Казан утлары» журналы редакциясенә әйләнеп кайта һәм шул вакыттан 2005 елның ахырынача журналның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Әдәби язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән Ф.Латыйфиның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган прозаик килүен раслаучы яңалык буларак кабул ителә. Шул ук елда аның очерк һәм публицистик мәкаләләре тупланган «Вөҗданыңнан сора» дигән икенче җыентыгы да дөнья күрә. Әлеге җыентыктагы әсәрләре өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.

1990 елда язып тәмамланган һәм әүвәл «Казан утлары»нда (1991, № 11, 12) дөнья күргән, 1993 елда исә аерым китап булып Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Хыянәт» романы язучыга аеруча киң популярлык китерә, аны татар прозаикларының алдынгы сафына бастыра. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы унҗиде елындагы гаять четерекле вакыйгаларны, шул тарихи фонда ике яшь йөрәкнең мәхәббәт маҗараларын, күп югалту ачылары кичереп тә, аларның бер-берсенә тугрылык саклавын, батырлык, кыюлык күрсәтүләре аркасында, ниһаять, кавышу бәхетенә ирешүләрен тирән психологик-сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлаган бу роман урта мәктәп һәм махсус педагогия уку йортларының укыту программаларына кертелә һәм 2000 елны «Мәгариф» нәшриятында романның күренекле тарихчы галим Равил Фәхретдиневнең «Татар тарихының шанлы һәм фаҗигале чоры» дигән мәкаләсе белән бергә романның укучыларга икенче басмасы тәкъдим ителә.

Туксанынчы елларда әдипнең иҗади кызыксынулары төрле юнәлештә бара. 1993 елда ул, Румыниядә яшәүче Добруҗа татарларының халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итеп, анда аеруча киң таралыш алган «Чура батыр» дастанын хәзерге татар әдәби теленә күчерә һәм аны аерым китап итеп бастырып чыгара.

Ф.Латыйфиның каләме фәнни фантастика жанрында да сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә: Казан дәүләт университеты галиме Ринат Якуш белән иҗади хезмәттәшлектә язылган «Тамга = След», «Игезәкләр» һәм «Соңгы кисәтү» повестьлары татар әдәбиятындагы бу жанрга яңа бер сулыш өрделәр дияргә була. Әлеге повестьлар 1996 елда, татарча һәм русча текстлары бер төпкә төпләнеп, «Тамга» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Яңа гасыр бусагасында Ф.Латыйфи үзенең укучыларына янә ике күләмле әсәрен – «Ишелеп төшкән бәхет» белән «Бәйсез этләрне атарга» дигән романнарын бүләк итә. Гыйбрәтле кеше язмышлары аша совет чоры чынбарлыгын чагылдырган романнарның икесе дә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә әсәрләрнең матур, сыгылмалы тел белән язылуы, сурәтләнгән вакыйгаларның, сюжет коллизияләренең мавыктыргыч һәм тормышчан булуы әйтелә.

Ф.Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйле. Ул, татар яшьләренең «Сәләт» оешмасы белән якын элемтәдә торып, балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә 1995 елдан бирле балаларның җәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы», «Татар теле һәм әдәбияты» кебек әдәби-тарихи темаларга махсус дәресләр алып бара. «Сәләт» фонды иҗади өметле балалар арасында тарату максаты белән әдипнең туган тел, милләт, татар дәүләтчелек тарихы темаларына кагылышлы мәкаләләрен үз эченә алган «Уяну» исемле әдәби-публицистик китабын бастырып чыгара.

1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ф.Латыйфи – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кырагай: хикәяләр, лирик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 88 б. – 14000 д.
Вөҗданыңнан сора: публицистик язмалар, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 152 б. – 3000 д.
Ак-карага тимәскә: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 239 б. – 7000 д.
Хыянәт: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 296 б. – 50000 д.
Хыянәт: роман. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – 2000 д.
Тамга = След: фантастик повестьлар / соавт. Р.Якуш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 316 б. – 10000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Уяну: публицистик язмалар, очерклар, әдәби парчалар. – Казан: «Сәләт» китапханәсе, 1998. – 208 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Рухият, 2001. – 3000 д.
1 т.: романнар. – 400 б.
2 т.: роман, фантастик повестьлар. – 400 б.
3 т.: повесть, хикәяләр, очерклар, мәкаләләр, эссе-парчалар. – 528 б.
Әманәт: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2001. – 256 б. – 3000 д.
Ишелеп төшкән бәхет: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 416 б. – 3000 д. (Кириллица һәм латин имлясында.)
Бәйсез этләрне атарга: роман-нәсер. – Казан: Мәгариф, 2002. – 239 б. – 3000 д. (Кириллица һәм латин имлясында.)

* * *

Измена: роман / пер. с татар. Ф.Фаязова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 256 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галиуллин Т. Тарихыңны онытсаң – киләчәгең юк // Т.Галиуллин. Замана балалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 197–221 б.
Фәизов Р. Без – нинди? // Мәдәни җомга. – 1998. – 9 окт.
Сафин Ф. Иҗатка тугрылык // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 102–112 б.
Гыйләҗев А. Өметләр уята торган әсәр // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 134–179 б.
Җәләлиева М. Тарих кирмәненә бер таш // Ватаным Татарстан. – 2002. – 10 апр.
Сөләйманов Җ. Хыянәтсез иҗат // Мәдәни җомга. – 2002. – 12 апр.
Әгъләмов М. Мәйдан тота мөслимнәр // Мәгърифәт. – 2002. – 13 апр.
Хуҗин Ф. Укыган саен яңалык ачам // Шәһри Казан. – 2002. – 19 апр.
Җәләлиева М. Күңелем тоемнары // Мәдәни җомга. – 2003. – 16 май.
Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан // Казан утлары. – 2003. – № 6. – 134–147 б.
Әхмәтҗанова Н. Хәтерсезлекне тарих кичермәс // Шәһри Казан. – 2005. – 23 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»