поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КУТУЙ ГАДЕЛ

(1903–1945)

Язучы Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында мул тормышлы крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт абзый, игенчелек хезмәтен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевка дигән авылга күчә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә белем алуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар дүрт гаилә бергә Самара шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә уку белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, В.Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.

1920 елда унҗиде яшьлек Г.Кутуй белем алуын дәвам иттерү һәм бигрәк тә татар әдәбиятына якынрак булу өчен Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый да Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлашып китә. 1923 елгы «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының дүртенче, бишенче саннарында «Яшь футурист шагыйрь» дигән баш белән Г.Кутуйның бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Нигездә рус футурист шагыйрьләренә һәм В.Маяковский шигырьләренең тышкы формасына ияреп язылган, аерым уңышлы чагыштырулары, образлы тәгъбирләре булса да, тулаем аңлаешсыз һәм сәер яңгыраган бу шигырьләр ул заманның әдәби тәнкыйтендә зур шау-шу кузгаталар, татар шигъриятенең үткәндәге уңай традицияләрен инкяр итү сыйфатында каты тәнкыйтькә очрыйлар. Тора-бара иҗатындагы бу мавыгуларны Г.Кутуй үзе дә таный һәм, алардан әкренләп арына барып, егерменче елларның икенче яртысында иҗат иткән шигъри әсәрләрендә үзенең уй-хисләрен реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый.

1925 елда Г.Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, утызынчы еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында гыйльми секретарь, мәктәпләрдә һәм Казан авиация техникумында әдәбият укытучысы булып эшли.

Әдипнең егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Красная Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләренә багышланган «Балдызкай» (1926), «Директор Җәмилев» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929), Мулланур Вахитовның тарихи шәхесен сәхнәдә гәүдәләндерүне максат итеп куйган «Казан» исемле пьесалары (1927) Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Кызганыч ки, бу биш пьесадан өчесенең («Директор Җәмилев», «Җавап», «Казан») текстлары сакланып калмаган. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә, публицистикасында әдип совет хакимияте тудырган яңа дәүләтчелек шартларында әдәбият-сәнгатьнең торышы, иҗтимагый роле, үсеше мәсьәләләренә караган, кайбер очракларда ул заман өчен шактый субъектив яңгыраган фикерләрен дә әйтеп чыга. Дөрес, әдипнең шигырьдә формаль сурәтләү чаралары белән мавыгулары, башлыча шәһәр зыялылары – укытучылар, студентлар, музыка, сәнгать кешеләре тормышыннан алып, нигездә әхлакый темаларны яктырткан пьесалары, хикәяләре, публицистикасында алга сөргән фикер-карашлары үз чиратында рәсми идеологиягә буйсындырылган матбугатта еш кына каты тәнкыйть утына да очрый. Алай гына да түгел, тарихта «Җидегән» исеме белән мәгълүм ниндидер, соңыннан ачыкланганча, дөньяда бөтенләй булмаган яшерен милли-сәяси оешмада әгъза булып торуда гаепләнеп, утызынчы еллар башында Гадел Кутуй һәм тагын биш «җидегәнче» (Н.Исәнбәт, Г.Минский, С.Кудаш, Т.Ченәкәй, С.Агиш) җавапка да тартылалар. Гадел Кутуй, каләм хезмәте белән яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калып, шактый еллар укытучылык эше белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Бары тик 1935 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының тугыз-уникенче саннарында атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыккач кына, әдипнең абруйлы исеме янәдән матбугат иреге ала.

Г.Кутуйның сугыш алды прозасында тормышны бизәбрәк күрсәтү, аның матур якларына гына игътибарны юнәлтеп иҗат итү тенденциясе ачык сизелә. Мәсәлән, «Солтанның бер көне» исемле озын хикәясендә (1938) ул гаилә корырга йөрүче укытучының көндәлек эшләре, мәхәббәт кичерешләре, сөйгән кызы белән бергә күңел ачу вакыйгалары аша тормышның гүзәллегенә дан җырлый. Әдипнең «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941) исемле хикәяләре, «Шатлык җыры» пьесасы (1935) һәм «Талантлар ватаны» исемле поэмасы да (1937) шул ук рухта язылганнар.

Ватан сугышы башлану белән, Г.Кутуй үзенең язучылык каләмен җиңү өчен көрәш коралына әверелдерә: патриотик шигырьләрен («Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б.), «Рәссам» (1941), «Хәнҗәр» (1941) кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен язып бастыра. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, әүвәл Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буендагы мәшһүр Сталинград сугышында катнашкан өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә (соңрак фронтта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз орденына да лаек була).

Сталинградтан соң Г.Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Великие Луки һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның көзендә Беренче Белоруссия фронтындагы татар телендә чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле хыялый романын яза. Шул ук чорда аның «Без – сталинградчылар» (1944) һәм «Сагыну» (1945) исемле солдат хисләрен сәнгатьчә югарылыкта сурәтләгән атаклы нәсерләре иҗат ителә.

Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында, Г.Кутуй, сәламәтлеге начараеп, хәрби госпитальгә эләгә һәм 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеж шәһәрендә вафат була. Кабере Згеж шәһәре зиратында.

Г.Кутуй – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көннәр йөгергәндә: шигырьләр. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 56 б. – 3000 д.
Кайнар көннәр: хикәя, шигырь һәм поэмалар. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1927. – 48 б. – 3000 д.
Балдызкай: комедия. – Казан: Яңа китап, 1929. – 67 б. – 2000 д.
Г.Кутуй әсәрләре: шигырьләр һәм пьесалар. – 1 кисәк. – Казан: Яңалиф, 1929–1930. – 107 б. – 5000 д.
Тапшырылмаган хатлар: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 91 б. – 5115 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 140 б. – 10000 д.
Рөстәм маҗаралары: хыялый роман. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 72 б. – 5185 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 258 б. – 10165 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Г.Кашшаф. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 312 б. – 10000 д.
Публицистика / төз. З.Усманова. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 231 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 275 б. – 20000 д.
Рөстәм маҗаралары. – 4 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 79 б. – 8000 д.
Илһам: сайланма әсәрләр / төз. һәм кереш сүз авт. Р.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 464 б. – 23000 д.
Тапшырылмаган хатлар. – 8 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 50000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 415 б. – 3000 д.

* * *

Неотосланные письма: повесть, рассказы / пер. с татар. В.Важдаева. – Казань: Татгосиздат, 1945. – 96 с. – 10185 экз.
Мы – сталинградцы: рассказы / пер. с татар. А.Зельдович. – Казань: Татгосиздат, 1947. – 39 с. – 10000 экз.
Приключения Рустема: фантаст. повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. – 84 с. – 150000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кутуй Р. Әткәмнең соңгы адресы // Сов. әдәбияты. – 1961. – № 11. – 152–155 б.
Нуруллина Р. Һәрвакыт сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 84 б.
Минский Г. Шагыйрь һәм заман // Г.Минский. Онытылмас очрашулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 58–76 б.
Еники Ә. Хәтердәге төеннәр: Һ.Такташ һәм Г.Кутуй турында истәлекләр // Казан утлары. – 1978. – № 11. – 124–140 б.
Гадел Кутуй турында истәлекләр / төз. Р.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 184 б.
Җиһанов Н. «Ул язучылар илчесе иде» // Соц. Татарстан. – 1985. – 16 июль.
Әгъләмов М. Татар совет әдәбияты һәм Гадел Кутуй // Татарстан. – 1993. – № 11. – 33–36 б.
Нурмөхәммәтов Т. Җидегән йолдыз яктысы // Мәдәни җомга. – 1998. – 9 май.
Әгъләмова Р. Гадел Кутуй «Бәкер»дә // Заман сулышы. – 1999. – 23 гыйнв.
Исламов Ф. Тынгы белмәүче янар хисле зат // Татар иле. – 2003. – № 48 (нояб.).
Кутуева Г. Сагыну // Сөембикә. – 2003. – № 11. – 14–17 б.
Мансуров З. Мөбарәк тәсбих мәрҗәне // Мәдәни җомга. – 2003. – 19, 26 дек.
Абилов Ш. Берлин юлларында Гадел Кутуй белән очрашулар // Шәһри Казан. – 2004. – 30 гыйнв.
Гарапшина Л. Гадел Кутуй – драматург // Фән һәм тел. – 2005. – № 1. – 15–18 б.
Гыйльманов Г. Үлмәскә тиеш иде бу дуслык // Мәгърифәт. – 2005. – 13 авг.

* * *

Усманова З. Адель Кутуй: жизнь и творчество. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 96 с.
Даутова Р. В рядах Кутуев пополнение // Веч. Казань. – 1998. – 28 нояб.
Кутуй Р. Продолжение пережитого // Казань. – 2002. – № 9. – С. 30–31.
Кутуй Р. Шел по следу отца // Вост. экспресс. – 2003. – № 49 (8 нояб.).
Малахальцев А. Адель Кутуй испытал и репрессии, и славу // Татар. края. – 2003. – № 52 (дек.). 
 

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar