поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КУКЛЯШЕВ САЛИХҖАН

(1811–1864)

Тел галиме, педагог Салихҗан Бикташ улы Кукляшев 1811 елда Оренбургта морза гаиләсендә туа. Башта Оренбургтагы И.Неплюев хәрби училищесында (1825–1831), аннан Казан дәүләт университетының филология факультетында белем алганнан соң, Оренбургка кайтып, үзе тәмамлаган И.Неплюев хәрби мәктәбенә (соңыннан кадетский корпус) шәрекъ телләре (татар, гарәп, фарсы) укытучысы итеп билгеләнә.

Кукляшев бездә «Диване хикәяте татар» исемле хрестоматия китабы белән мәшһүр. Бу китап 1959 елны Казанда басыла. Китапның тышлыгында әйтелгәнчә: «Ошбу тәгълимнамә китабы Оренбург Кадетский корпус нам (исемле) мәдрәсәнең мөдәррисе коллежский советник һәм кавалер Салихҗан Кукляшев сәгый вә иҗтиһады илә (тырышлыгы белән) талибе-л-мәдарис (мәдрәсә шәкертләре) өчен төзелмештер». Китапның 104 битле беренче бүлеге татарча-русча сүзлектән гыйбарәт. 124 битле икенче бүлегендә халык телендә йөргән хикәяләр, мәкальләр, җырлар бирелә. Бу китап заманында Кадетский корпус укучыларына дәреслек булып хезмәт итсә, аннан соң тел-әдәбият тарихын өйрәнүчеләр өчен борынгы язма татар теле чыганагы хезмәтен дә үти.

Ул 1864 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Диване хикәяте татар: хрестоматия. – Казан (?), 1959.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. ХIХ йөз татар хрестоматияләре. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982. – 65–134 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»