поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КУДАШЕВ-АШКАЗАРСКИЙ ИЛЬЯС

(1884–1942)

Артист, режиссер, тәрҗемәче Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский 1884 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Еланлыкүл авылында туа. 1899–1904 елларда Казанда Учительская школада укый. Аны тәмамлагач, Оренбургта Дәүләт банкында һ.б. урыннарда тәрҗемәче булып эшли, мәктәпләрдә укыта.

Татарча профессиональ театр уенының башлануы Ильяс Кудашев исеме белән бәйле. Ул 1905 елның башында Оренбургта татарча спектакль уйнарга сорап губернаторга мөрәҗәгать итә. Уңай җавап булмагач, Петербургка барып, ай ярым йомышлап йөргәннән соң, ниһаять, рөхсәт ала. Оренбургка кайтып, спектакль буласын игълан итеп афишалар чыгара. Ләкин, җирле кадимче муллаларның ризасызлыгын сылтау итеп, губернатор уенны тыя. Мондый тоткарлыкларга очраса да, Кудашев үз ниятеннән кайтмый, һәм Оренбургта татарча беренче театр уены барыбер аның җитәкчелегендә үтә: 1907 елның 3 апрелендә «Морат Сәлимов» (Ф.Халиди әсәре) һәм «Кыз сорау» (А.Чеховтан тәрҗемә) пьесалары уйнала. Моннан соң Кудашев, алты-җиде кешелек труппа оештырып, төрле шәһәрләрдә йөри, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып чыга. 1907 елның август аенда анда «Оят, яки Күз яше» (Ярулла Вәли әсәре) спектаклен куя. Шул чагында ул үзенә «Ашказарский» дигән кушамат-фамилия тага. Мәкәрҗә труппасына Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар килеп кушыла. Бераздан труппаның җитәкчесе итеп Габдулла Кариев сайлана, һәм шул рәвешчә атаклы «Сәйяр» профессиональ труппасы мәйданга чыга.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»