|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. КӘШФИ ЛӘЙСӘНЛәйсән Кәшфи (Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева) 1966 елның 8 августында Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында укытучы гаиләсендә туа. 1983 елда Югары Кодаш урта мәктәбен тәмамлагач, Уфадагы Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә университетның «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгенә йөри, студентларның гыйльми конференцияләренә даими катнаша, Уфада татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасында языша, анда әледән-әле шигырьләрен, әдәби язмаларын бастырып тора. |
Иң күп укылган
|