поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРИМОВА НӘЗИФӘ

Язучы һәм журналист Нәзифә Харис кызы Кәримова (Кашапова) 1947 елның 22 маенда Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Урта мәктәпне Урта Кирмән авылында тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә мәдәни-агарту училищесында (1990 елдан мәдәният училищесы) укый. Училищедан мәдәни-агарту эше белгече дигән диплом алып чыга һәм рәсми юллама белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак бу Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1969 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (ВТМЭИ) укый, 1972–1978 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.

Н.Кәримованың исеме көндәлек матбугатта кече күләмле хикәяләре, әдәби парчалары белән узган гасырның җитмешенче елларыннан күренә башлый. 1986 елда балалар өчен хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» дигән беренче китабы дөнья күрә, 1991 елда «Казан утлары» журналында күләмле проза әсәре – «Карурманнан чыккан юлчылар» исемле повесте басыла. Повесть 1992 елда берничә язучының проза әсәрен эченә алган «Өермә» исемле җыентыкка кертелә, ә 2003 һәм 2004 елларда повесть язучының башка әсәрләре белән берлектә Мәскәүдә һәм Казанда чыккан үз җыентыкларында урын ала. Кечкенә хикәяләренең берничәсе, русчага тәрҗемә ителеп, «Запах мяты» исемле җыентыкка да (Казан, 1976) урнаштырыла.

Нәзифә Кәримова драматургия жанрында һәм тәрҗемә өлкәсендә дә үзенең каләм көчен сынап карый. Аның «Үп мине, Зәйтүнә!» дигән пьесасы Чаллы драма театры сәхнәсендә куела һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Тәрҗемәләре арасында төрек язучысы Азиз Несинның Татарстан китап нәшриятында 1991 елда басылып чыккан «Эт койрыгы» исемле хикәяләр җыентыгы аерым бер игътибарга лаек.

Н.Кәримова 1993 елдан бирле «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе белән хезмәттәшлек итә, бу редакциянең Мәскәүдәге махсус хәбәрчесе булып исәпләнә. Ул шулай ук 1998 елдан «Татар-информ» агентлыгының да Мәскәүдәге үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. Җәмәгать эшлеклесе буларак Н.Кәримова, Мәскәүдә яшәүче татар интеллектуалларын бергә туплап, 1993 елда аларның «Зыялылар» дигән клубын оештыра һәм хәзергәчә аны җитәкли.

Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премия (1993) һәм Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге (1993) иясе; 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Н.Кәримова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җәнлекләр кайта: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 32 б. – 9000 д.
Карурманнан чыккан юлчылар: повесть, хикәяләр, пьеса. – Мәскәү (?), 2003.
Сагынасыңмы, дип сорыйлар...: повесть, хикәяләр, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 159 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Безнең кызлар – Салават күпере! // Казан утлары. – 1997. – № 6. – 190–191 б.
Шәрәфиев Р. Арташ апаларына мәдхия // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 гыйнв.

* * *
Хантимерова Г. О творчестве Назифы Каримовой // Татарские новости. – 1996. – № 9.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»