поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРИМОВ КАМИЛ

Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1969 елның көзеннән «Татмелиоводстрой» тресты системасында бораулау станогы дизелисты булып эшли. Бер елдан аны Ростов-Дон өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә әүвәл су скважиналары бораулаучы, соңыннан сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып эшли.

1976–1980 елларда К.Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1983–1988 елларда ул – татар яшьләренең «Идел» әдәби альманахында җаваплы мөхәррир, 1988–2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли, 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Язучының бу чор әсәрләренең төп каһарманнары – авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр – повестьлар пәйда була («Кыңгыр эш», «Бер арбада», «Алдавыч көз» һ.б.).

1999 елда «Казан утлары» журналы битләрендә (№ 8, 9) К.Кәримовның дилогия итеп уйланылган зур әсәренең беренче китабы – «Ком сәгате» романы басыла. Артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итүчеләрнең тормышларын, эш-гамәлләрен, уй-хисләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларын сәнгатьчә тәэсирле, ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби тәнкыйтьтә авторның зур уңышы итеп бәяләнә. «Казан утлары»нда (2003, № 7, 8, 9) дилогиянең «Сакау күке» дип исемләнгән икенче әсәре дә дөнья күрә.

К.Кәримовның әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйле. Ул дистә еллар буе дәвам иткән «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә», «Каз өмәсе», «Көмеш кыңгырау» кебек популяр телевизион тапшырулар, тамашалар авторы һәм алып баручысы буларак та киң аудиториягә таныла. Аның көлке-шаян, юмор-сатира әсәрләре басмада тулы бер җыентык тәшкил итә («Үзеңне бел», 1997).

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).

К.Кәримов – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ундүрт яшьтә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 93 б. – 7000 д.
Бәхетле кеше: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 136 б. – 7500 д.
Вәгъдә: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 185 б. – 6700 д.
Күләгәдә төлке бар: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 220 б. – 15000 д.
Үзеңне бел: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 156 б. – 10000 д.
Ком сәгате: роман, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 318 б. – 5000 д.
Өй артында шомыртым: хикәяләр һәм повестьлар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 254 б. – 1000 д.
Сакау күке: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 318 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиев М. Искергән акчалар тарихы // Казан утлары. – 1983. – № 6. – 173 б.
Гыйззәтуллин Р. Үсә баручы иҗат // Соц. Татарстан. – 1987. – 25 апр.
Гафиятов А. «Ком сәгате төгәл йөри...» // Татарстан яшьләре. – 2000. – 5 февр.
Хәбибуллина Л. «Гашыйк кешенең зиһене чуала...» // Шәһри Казан. – 2000. – 30 июнь.
Сираҗи И. Иң акыллы сүзне... // Ватаным Татарстан. – 2000. – 7 июль.
Ибраһим Х. «Кем икәнлегемне мин әле үзем дә белмим...» // Шәһри Казан. – 2003. – 25 апр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»