поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРИМИ ФАТИХ

(1870–1937)

Мәгърифәтче педагог, нашир һәм язучы, журналист Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримев) 1870 елның 18 мартында (яңа стиль белән 30 мартта) Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлмәт районы) Миңлебай авылында заманының алдынгы карашлы кешесе – Гыйльман ахун гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне үз әтисе укыткан авыл мәктәбендә алганнан соң, ул унбер ел буе Чистайда Закир хәзрәт Камали мәдрәсәсендә укый, анда бик тырышып гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1892 елда мәдрәсәдән мөдәррислек таныклыгы алып чыккан улын мулла итәргә теләмичә, Гыйльман ахун аны, Төркиягә җибәреп, дүрт ел (1892–1896) Истанбул университетында укыта. Фатих анда фәннәр үзләштерүдән тыш иркен сөйләшерлек дәрәҗәдә гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен дә өйрәнә.

Истанбулдан Россиягә кайткач, Ф.Кәрими башта берникадәр вакыт (1896–1898) Кырымның Ялта шәһәрендәге җәдит мәктәпләрнең берсендә мөгаллимлек һәм 1898 елда Бакчасарайда ачылган мөгаллимнәр әзерләү курсларына җитәкчелек итә, анда әдәбият, педагогика фәннәре укыта.

1899 елда Ф.Кәриминең әтисе, ахунлык вазифасын ташлап, Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм китап бастыру ширкәте оештыру артыннан йөри башлый. Бу эшкә ул үзенең улын да тарта, аны наширлек һөнәренә өйрәтү максаты белән башта Мәскәүдә алты айлык бухгалтерия курсларында, аннары Петербургтагы Ильяс Бораганский типографиясендә укытып кайтара.

1899 елда Ф.Кәрими алтын мәгъдәннәре хуҗасы Шакир Рәмиевнең тәрҗемәчесе сыйфатында дүрт ай Европа илләре (Германия, Бельгия, Франция, Италия, Австро-Венгрия, Сербия, Болгария) буйлап сәяхәт итә, Көнбатышның гыйлем-мәгърифәте, мәдәнияте, мәгарифе белән таныша. Аның бу сәяхәттән алган тәэсирләре соңыннан «Ауропа сәяхәтнамәсе» исемле китабында чагылыш таба.

1900 елда аталы-уллы Кәримиләр, Оренбургта типография ачып, 1901 елдан татар китаплары бастыру эшенә керешәләр. 1902 елда Гыйльман Кәрими вафат булгач, бу эш тулысынча аның улы кулына күчә.

Бу вакытларда инде Ф.Кәрими әдәби әсәрләр авторы – язучы-прозаик буларак та танылып өлгерә. 1898–1908 еллар арасында аның «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» (Петербург, 1898), «Бер шәкерт илә бер студент» (Казан, 1899), «Салих бабайның өйләнүе» (Оренбург, 1901), «Каенана» (Оренбург, 1901), «Тәрбияле мужик» (Оренбург, 1902), «Морза кызы Фатыйма» (Казан, 1907), «Аннан-моннан» (Казан, 1908), «Хыялмы, хакыйкатьме?» (Казан, 1908) кебек хикәяләре һәм повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләрендә әдип, ХIХ йөз татар мәгърифәтче язучыларының (Акъегетзадә, З.Бигиев һ.б.) традицияләрен дәвам иттереп, җәмгыятьнең үсешен тоткарлап торган кадимчеләрне, иске тип мәктәп-мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьли, шул мәктәп-мәдрәсәләрдә ярты гомерләрен тормыш итү өчен файдасыз схоластик фәннәрне ятлаган шәкерт һәм хәлфәләрне, суфи һәм казыйларны чынбарлыкта булганынча укучы күз алдына китереп бастыра. Әдипнең иҗат юнәлешенә мәгърифәтчелек әдәбияты чаралары – үгет-нәсихәт, дидактизм өстенлек итсә дә, гомуми гуманистик идея-эчтәлеге һәм реалистик җирлеге белән бу әсәрләр татар әдәбияты үсешендә мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализм ысулына күчеш этабының үзенчәлекле матур үрнәкләре булып торалар.

1905–1907 еллардагы революция чорында һәм аннан соң Ф.Кәрими үзенең төп игътибарын журналистлык хезмәтенә юнәлтә. 1906–1917 елларда ул Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасының баш редакторы булып эшли, шушы газета һәм «Шура» журналы битләрендә иҗтимагый, мәдәни тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган күпсанлы публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра. Иҗтимагый эшчәнлеге һәм патша самодержавиесенең милли сәясәтен тәнкыйтьләгән, туган халкының мәнфәгатьләрен, хокукларын яклап хөкүмәт органнарына протест белдергән мәкаләләре өчен Ф.Кәрими берничә тапкыр җавапка тартыла һәм даими жандармерия күзәтүе астында яши.

Танылган җәмәгать эшлеклесе буларак, Фатих Кәрими Бөтенроссия мөселманнарының 1906 елда узган ике корылтаенда делегат булып катнаша, съездларда рәсмиләштерелгән «Иттифакъ әл-мөслимин» сәяси партиясенең Үзәк Комитетына әгъза булып сайлана, Оренбургта оешкан «Җәмгыяте хәйрия»гә рәислек итә.

1912–1913 елларда, Балкан сугышы барган чорда, Ф.Кәрими «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналының махсус хәбәрчесе сыйфатында Истанбулда яши һәм Төркиянең иҗтимагый тормышы, сугыш хәлләре, мәдәният, әдәбият яңалыклары, күренекле кешеләр белән очрашулары һәм фикер алышулары турында «Вакыт» газетасына даими рәвештә хат-язмаларын җибәреп тора. Соңыннан алар, бергә тупланып, «Истанбул мәктүбләре» исеме белән аерым китап булып басылып чыга (Оренбург, 1913).

Ф.Кәрими үзенең әдәби-публицистик эшчәнлегендә татар халкын башка милләтләрнең тормышы-көнкүреше, мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыруга да зур урын бирә. 1905–1912 еллар арасында ул, поляк язучысы Ф.Пуцековичның төрле ил халыклары тормышы һәм этнографиясе турында язылган китапларыннан файдаланып (ирекле тәрҗемә итеп), егерме алты китапчык бастырып чыгара.

Октябрь борылышыннан соң да Ф.Кәрими матбугатта актив языша. 1919 елда, Оренбург дутовчылардан чистартылгач, ул анда чыккан «Эшчеләр дөньясы», «Юл» кебек беренче совет газеталарының редколлегия әгъзасы булып тора, халык мәгариф институтында татар, башкорт, казакъ мәктәпләре өчен Оренбургта ачылган мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта. 1925 елда Мәскәүгә күчеп, СССР халыклары Үзәк нәшриятында хезмәт итә, Н.Нариманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында төрек теле дәресләре алып бара. Бер үк вакытта ул бу елларда тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, педагогикага кагылышлы китаплар яза. Аның шундый тәрҗемә хезмәтләреннән, мәсәлән, В.И.Ленинның мәкаләләр җыентыгы («Агрария мәсьәләсе», Казан, 1927), В.Бартольдның «Төркестан тарихы» (Мәскәү, 1924) тәрҗемәләрен һәм «Рәсемле география дәреслеге» (Оренбург, 1919), «Иҗтимагый тәрбия» (Казан, 1924) исемле үз китапларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Ф.Кәриминең татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләре дә бар. Ул үзе тапкан материаллар нигезендә шагыйрь Акмулланың тормышы һәм иҗаты турында мәкалә язып чыга («Безнең юл», 1928, № 6–7), Дәрдемәнднең әсәрләр җыентыгын әзерләшүдә якыннан катнаша һәм аның тулы биографиясен яза («Дәрдемәнд әсәрләре», Казан, 1929).

Әдипнең гомере фаҗигале тәмамлана. 1937 елның 4 августында аны Мәскәүдә кулга алалар. Шул ук елның 27 сентябрендә СССР Югары судының хәрби коллегиясе Ф.Кәримине үлем җәзасына хөкем итә. Хөкем карары шул ук көнне гамәлгә ашырылган булырга тиеш.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каенана. – Оренбург (?), 1917. – 42 б.
Иҗтимагый тәрбия (балалык яшендә). – Казан: Татар. матбугат нәшр., 1924. – 56 б. – 3000 д.
Фатих Кәрими әсәрләре. – Казан: Татар. матбугат нәшр., 1925. – 85 б. – 4000 д.
Морза кызы Фатыйма: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 414 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әмирхан Ф. Хыялмы, хакыйкатьме? // Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 248–251 б.
Хисмәтуллин Х. Фатих Кәрими // Казан утлары. – 1970. – № 3. – 180–181 б.
Гайнуллин М. Фатих Кәрими // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 334–350 б.
Гайнетдинов М. Мәгърифәтче әдип // Мирас. – 1995. – № 7–8. – 65–76 б.
Абдуллин Я. Җәдитчелек хәрәкәте һәм Фатих Кәрими // Татарстан. – 1996. – № 6. – 29–36 б.
Әхмәтҗанов М. Фатих Кәрими мирасына яңа сәхифәләр // Казан утлары. – 1999. – № 6. – 175–182 б.
Фатих Кәрими: фәнни биографик җыентык / төз. Р.Мәрданов. – Казан: Рухият, 2000. – 319 б.

* * *
Гайнуллин М. Фатих Карими (1870–1937) // М.Гайнуллин. Татарская литература ХIХ в. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – С. 241–249.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»