поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРАМ ГАБДРАХМАН

(1878–1947)

Театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдрахман Кәрам (Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин) 1878 елның 26 июнендә Казан шәһәрендә туа. Яшьли әти-әнисе үлеп, Мифтах Иманкулов дигән бер кешенең мул тормышлы гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, аннары, Төркиягә китеп, Истанбул университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә югары белем ала. 1905 ел революциясе алдыннан ул Казанга кайта һәм шуннан соң үзенең бөтен гомерен, иҗади сәләтен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлый.

Татар театр труппалары оешып кына килгән бер заманда, 1906 елның башында ук, «Йолдыз» газетасында ул Фатих Халидинең «Морат Сәлимов» һәм «Мәхрүсә ханым» исемле пьесалары турында беренче мәкаләсен бастыра. Ә шул елның ахырында, 22 декабрьдә, Казандагы «Новый клуб» бинасында сәхнәгә куелган «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» исемле пьесаларның берсе – Г.Камал, икенчесе – «Гыйшык бәласе» дигәне – Г.Кәрам тарафыннан тәрҗемә ителгән була (авторы – Нәмык Кәмал). Бу спектакльләр куелган көн соңыннан татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып кереп кала.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, Г.Кәрам матбугат битләрендә татар театры тормышындагы һәр яңалыкка, һәр спектакльгә үзенең принципиаль карашын, мөнәсәбәтен белдереп бара. Рецензия һәм мәкаләләрендә театр труппаларының, бигрәк тә «Сәйяр» труппасының еллык эшчәнлегенә багышланган күзәтүләрендә («Аң» журналы, 1914–1916 еллар) драма әсәрләренә һәм спектакльләргә конкрет анализ ясау, артистлар уенындагы уңай һәм кимчелекле якларга конкрет тукталу белән бергә сәхнә әдәбиятының специфик хасиятләре, жанр үзенчәлекләре, иҗтимагый роле кебек теоретик мәсьәләләр турында да сүз кузгата һәм бу мөһим мәсьәләләрне заманның алдынгы эстетик таләпләре югарылыгында чишәргә омтыла. Г.Кәрам татарның демократик фикер ияләре белән беррәттән милли театрны үстерүдә дөнья классикасы һәм рус реалистик сәнгате тәҗрибәсен киңрәк файдалану фикерен алга сөрә, репертуарга У.Шекспир, Ф.Шиллер әсәрләрен, Н.Островский, А.Чехов, Н.Гоголь, М.Горький пьесаларын күбрәк кертергә чакыра. Ул үзе дә бу юнәлештә тырышып эшли: «Сәйяр» труппасы өчен У.Шекспирның «Отелло» трагедиясен, М.Горькийның «Мещане» («Мещаннар») драмасын тәрҗемә итә. Октябрь борылышын «Сәйяр» труппасы «Мещаннар» драмасын сәхнәгә куеп каршылый. «Отелло» трагедиясе исә сәхнәгә 1921 елда куела. Шул ук чорда Г.Кәрам У.Шекспирның тагын бер әсәрен – «Король Лир» трагедиясен тәрҗемә итә.

Октябрьдән соң, егерменче еллар дәвамында, Г.Кәрам «Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Шәрекъ яшьләре» газеталарында языша, аерым спектакльләр турындагы рецензияләреннән тыш татар театры тарихына, Г.Камал драматургиясенә, Г.Кариев, М.Мутин кебек сәхнә осталары иҗатына багышланган хезмәтләрен бастыра, рус театр теоретигы В.Керженцевның «Творческий театр» исемле китабын татарчага тәрҗемә итә («Иҗади театр», Казан, 1921).

Г.Кәрамның әдәби эшчәнлегендә В.И.Ленин хезмәтләрен тәрҗемә итәргә алынуын да әйтеп үтәргә кирәк. В.И.Ленинның «Коммунистический Интернационал» («Коммунистлар Интернационалы», 1926) һәм «Что делать?» («Нәрсә эшләргә?», 1930) исемле хезмәтләре татар укучысына беренче тапкыр Г.Кәрам тәрҗемәсендә барып җитешә.

Егерменче елларның ахырларында әдәби тәнкыйтьтә өстенлек алган пролеткульт, вульгар социалогизм идеологиясе тарафдарлары Г.Кәрамны «буржуаз милләтчелек»тә гаепләп чыгалар һәм матбугат мәйданыннан читкә тибәрәләр. Шул рәвешчә аның иҗат эшчәнлегенә табу салына.

Г.Кәрам 1947 елның 24 июнендә Казанда вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак... // Казан утлары. – 1976. – № 8. – 129–133 б.
Мөхәммәдиев Р. Театрыбызның беренче тәнкыйтьчесе // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 122–139 б.
Салихова А. Театр тәнкыйтьчесе // Мирас. – 1996. – № 9. – 69–72 б.

* * *
Габаши-Салихова А. Габдулла Кариев и Габдрахман Карам // Аргамак. – 1996. – № 10. – С. 124–132.
Салихова А. Литературно-критическое наследие Габдрахмана Карама. – Казань (?), 1998. – 20 с.
Габаши А. Осуществленная мечта // Казань. – 2002. – № 3–4. – С. 82–85.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»