поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОРЧАГИН ВЛАДИМИР

Язучы Владимир Владимирович Корчагин 1924 елның 14 октябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 14 яшьтә әтисенең авыру һәм гаиләләренең матди хәле начар булу сәбәпле, укуын ташлап, заводта (КОМЗ) эшләргә мәҗбүр була. 1946 елда кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. 1951 елда аны тәмамлый һәм аспирантурада укырга калдырыла. 1954 елда диссертациясен яклап, В.Корчагин «минерология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала һәм әдәби әсәрләр язу белән бергә утыз биш ел университетта укыта. Ул – үз белгечлеге буенча ике монография һәм дистәләгән фәнни мәкаләләр авторы. 1962 елда аның беренче әдәби әсәре – «Тайна реки злых духов» китабы басылып чыга. Повесть, укучы яшьләрнең игътибарын казанып, 1963, 1974 елларда кабат нәшер ителә. Соңрак «Путь к перевалу», «Астийский эдельвейс», «Конец легенды», «Именем человечества», «Узники страха» романнары – барлыгы унике китабы чыга, дүртесе «Ел китабы» дипломнарына ия була. Сюжетлары төрле-төрле булса да, аларның һәммәсен фәнни-фантастик, маҗаралы, шул ук вакытта мәхәббәт, матурлык һәм игелеклелек турында булулары берләштерә.

В.Корчагин 1988 елдан Татарстан Язучылар берлегендә рус әдәбияты секциясен җитәкли, әдәби киңәшче булып эшли. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Державин исемендәге премия лауреаты.

В.Корчагин – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тайна реки злых духов: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962; 1963; 1974. – 424 с. – 100000 экз.
Путь к перевалу: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 407 с. – 15000 экз.
Астийский эдельвейс: роман / предисл. А.Мушинского. – М.: Мол. Гвардия, 1982; Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 384 с. – 50000 экз.
Конец легенды: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 221 с. – 100000 экз.
Именем человечества: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 287 с. – 50000 экз.
Узники страха: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 223 с. – 75000 экз.
Подкидыш: повесть / предисл. А.Мушинского. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 175 с. – 10000 экз.
Хозяева подземных магистралей: художественно-публицистическое произведение. – Казань: Стар, 1999. – 265 с. – 2000 экз.
Женщина в черном: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 225 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шемелева Е. Благословленный самим Державиным // Детская библиотека. – 2002. – № 2. – С. 73.
Галимуллина А. Синтез научного и художественного в прозе В.Корчагина. – М.: Литера, 2004.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar