поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОЛЫЙ МӘҮЛА

(XVII йөзнең икенче яртысы)

Мәүла Колый – XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән татар шагыйре. Аның туган һәм үлгән еллары төгәл билгеле түгел. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен «Меллагол» дип тә атый. Аерым исбатлаулар буенча Мәүла Колыйның чын исеме – Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи). Ул тумышы белән Татарстан Республикасының хәзерге Питрәч районы Чыты авылыннан.

1670 елларда шагыйрь бер төркем татар крәстияннәре белән борынгы Биләр шәһәре тирәләренә күченеп утыра. Әмма Петр I фәрманы белән 1699 елда аларны яшәгән җирләреннән куалар. Мәүла Колый Иске Иштирәк авылына (Татарстан Республикасының хәзерге Лениногорск районы) күченеп килә. Димәк, ул XVII гасыр ахырларында – XVIII йөз башларында исән була.

Шагыйрь үз әсәрләренең күпчелеген «хикмәт» дип атый. (Хикмәт – фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы.) Аларның саны йөзгә якын. Мәүла Колый хикмәтләре тел-стиль, эчтәлек, форма ягыннан тормышчан һәм үтемле.

Соңгы елларда Мәүла Колыйның ике поэмасы табылды. Әсәрнең беренчесе «Береккәннәр сыйфаты», икенчесе «Хәлял нәфкъә эстәгәнләр (Хәләл ризык теләүчеләр) сыйфаты» дип атала. Соңгысының ахыргы өлеше сакланмаган.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хикмәтләр / төз., кереш сүз авт. М.Гайнетдин. – Казан: Иман, 2000. – 136 б. – 200 д.
Мәүла Колый поэмалары / төз. Р.Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2008. – 87 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абилов Ш., Дәүләтшин К. Мәүла Колый иҗаты // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 366–385 б.
Татар поэзиясе антологиясе. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 179–187 б.

* * *
Давлетшин К. Мауля Коли // Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. – Казань: Фэн, 1999. – С. 163–176.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar