поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОЛӘХМӘТЕВ ГАФУР

(1881–1918)

Язучы, драматург, публицист һәм революционер Гафур Коләхметев (Габделгафур Юныс улы Коләхмәтев) 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль белән 5 майда) Пенза шәһәрендә сабын-шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхмәтевнең завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән Саратов губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында идарәче, бакчачы кебек эшләрдә эшләп йөри, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.

Гафур башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылындагы мәдрәсәдә белем ала, аннары Казан шәһәрендәге Учительская школада укый. Мәктәптә укыган елларында (1898–1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы Х.Ямашев, социал-демократ Г.Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.

1902 елда Учительская школаны тәмамлаганнан соң, Г.Коләхметевне Казанның Пороховой бистәсендәге өч сыйныфлы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгелиләр. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшли. 1911 елның сентябрендә Казандагы «Касыймия» (Апанай) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә. Бу хезмәтен ул 1916 елның ноябренә кадәр дәвам иттерә.

Мәктәптә укыту белән бергә Г.Коләхмәтев халык арасында күптөрле иҗтимагый, мәдәни-агарту һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул сәяси әзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә, карагруһчыларга каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәдә утырып чыга.

Даими полиция күзәтүе астында яшәүгә карамастан, Г.Коләхмәтев реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый, Пороховой бистәсе эшчеләре арасында «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның үткәнне марксизм тәгълиматы позицияләреннән торып яктырткан «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы нәшер ителә. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» исемле методик кулланма китабы (1911) бастырып чыгара.

Г.Коләхмәтев, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. «Ике фикер» пьесасы үз вакытында матбугатта басылмыйча кала, шулай ук сәхнәдә дә куелмый. Беренче мәртәбә ул 1925 елда Ф.Агиев төзеп чыгарган «Г.Коләхмәтев мәҗмугасы»нда дөнья күрә.

Г.Коләхмәтевнең 1907 елда язылып, 1908 елда аерым китап булып басылган икенче сәхнә әсәре – «Яшьләр» драмасы исә татар әдәбияты тарихында эшче образларын һәм пролетариат идеяләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүнең беренче уңышлы үрнәге буларак әһәмиятле.

Г.Коләхмәтевнең 1902–1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре – дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел» исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре – вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән генә дә әдип татар әдәбияты тарихында мөхтәрәм урыннарның берсен били. Аның бу ике әсәре, әдәби иҗади яңа бер юнәлеш ярып, большевиклар инкыйлабыннан соңгы татар әдәбиятының советча нигездә формалашуына зур уңай йогынты ясый.

Озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган Гафур Коләхмәтев Октябрь революциясе көннәрендә бөтенләй аяктан егыла һәм 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасындагы Краснослободск өязе хастаханәсендә вафат була. Аның җәсәде хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы Юнә авылы зиратына күмелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 119 б. – 10037 д.
Яшь гомер: сайланма әсәрләр / төз. И.Абдуллин; фәнни ред. һәм кереш сүз авт. А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 376 б. – 9000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Гафур Коләхмәтев // М.Гайнуллин, Җ.Вәзиева. Татар әдәбияты. ХХ йөз–Казан: Татар.кит.нәшр., 1954. – 287–310 б.
Абдуллин И. Бер документның тарихы // Соц. Татарстан. – 1981. – 29 апр.
Бәширова И. Үткән тел белән // Соц. Татарстан. – 1981. – 5 май.
Вәлиев Д. Ашкыну // Казан утлары. – 1981. – № 5. – 147–153 б.
Арсланов Г. Сәхнәдә – «Ике фикер» // Татарстан яшьләре. – 1981. – 1 май.

* * *

Гиззат Б. Гафур Кулахметов // Сов. Татария. – 1961. – 5 мая.
Магдеев М. На заре пролетарской литературы // Сов. Татария. – 1981. – 5 мая.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»