поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘБИРОВ МАРАТ

Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә белем алганнан соң, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесын тәмамлый, аннан механизатор һөнәре алып чыга.

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында балалар матбугатында әсәрләре күренә башлый. Күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән «Кызыл таң» газетасында бер шәлкем шигырьләре басыла.

1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Аннан соң «Яншишмә» дип аталган балалар газетасына эшкә урнаша. Бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, «Өмет» татар яшьләр газетасына эшкә күчә. «Өмет»тә биш ел эшләгәннән соң, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

М.Кәбиров 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

М.Кәбиров – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Онытма таңнарыңны: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1993. – 32 б. – 3000 д.
Серләшик әле бер: шигырьләр. – Өфө: «Өмет» газ. нәшр., 1994. – 112 б. – 10000 д.
Күңелле табын: шигырьләр. – Өфө: «Марат» әдәбият-сәнгать студиясе, 2000. – 96 б. – 2000 д.
Күңелле табын: шигырьләр. – 2 басма. – Өфө: «Марат» әдәбият-сәнгать студиясе, 2001. – 96 б. – 10000 д.
Өзәңгегә баскан чак: шигырьләр. – Өфө: Китап, 2002. – 96 б. – 2000 д.
Иң күңелле китап: повестьлар. – Өфө: «Марат» әдәбият-сәнгать студиясе, 2003. – 112 б. – 3000 д.
Мәхәббәт яңгыры: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 431 б. – 3000 д.
Сагындым. Кайт инде...: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 336 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Атнабаев Ә. Хәерле юл! // Кызыл таң (Өфө). – 1987. – № 5 (май).
Вафин М. Марат чишмәсе // Тулпар (Өфө). – 1995.
Миңнуллин Р. Өзәңгеләр өзелмәс // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 7 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 119–124 б.
Сафуанов С. Тере тамырларның мул шытымы // Тулпар (Өфө). – 2004. – № 4.
Заһидуллина Д. Шагыйрь прозасы // Мәйдан. – 2004. – № 1. – 96–101 б.
Сафуанов С. Нокта куя белү – зур осталык // Тулпар (Өфө). – 2008. – № 2.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»