поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАЗАКОВ ИСХАК

(1876–1939)

Җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы Исхак Мостафа улы Казаков 1876 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1897 елны Казанда Укытучылар әзерләү мәктәбен (Учительская школа) тәмамлагач, Сарапул төбәгендә, аннан озак еллар Тәтештә рус-татар мәктәпләрендә эшли. Социал-демократлар әдәбиятын таратуда гаепләнеп, 1911 елны кулга алына, хөкем ителеп, ике елга башта Сембер, аннан Оренбург губернасына сөргенгә җибәрелә. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1917 елга кадәр солдат хезмәтендә була. Совет чорында Казанда җитәкче урыннарда эшли: 1918–1919 елларда – Үзәк мөселман комиссариатында коллегия әгъзасы, 1919–1921 дә – шул ук комиссариат коллегиясенең нәшрият бүлеге башлыгы, 1921–1923 тә Татарстан Халык комиссарлары советының Үзәк башкарма комитетында рәис урынбасары вазифаларын башкара. «Казанга сәяхәт» исемле комедиясе 1909 һәм 1920 елларда ике кат басыла. Бу әсәр заманында сәхнәдән төшми уйнала.

1924 елдан – укытучылык хезмәтендә. Репрессияләр чорында исә бер гаепсезгә кулга алынып, гомере совет зинданында өзелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мөгаллиме рус: дәреслек. – (?). – 1901.
Рус мәктәбе. – (?). – 1906.
Казанга сәяхәт: комедия. – (?). – 1909.
Өйдә гимназия: үзлегеннән укучылар өчен кулланма. – (?). – 8 кисәктән. – 1913–1914.
Казанга сәяхәт: комедия. – (?). – 1920.
Замана туе: комедия. – (?). – 1920.
Казан – Чулман-Кара Идел төбәгенең үзәге. – (?). – 1923.
Политграмота әлифбасы. – (?). – 1925.
Җәмгыятьне өйрәнү методлары. – (?). – 1926.
Татарстан байлыгы: очерк. – (?). – 1927.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Көрәштәшләр: М.Вахитов һәм аның көрәштәшләре турында истәлекләр һәм мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 11–22 б.
Халык бәхете өчен көрәшүчеләр: җыентык. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 171–174 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»