|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. КАЮМОВ ГАФУРДраматург Гафур Шәкүр улы Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда гомуми белем бирү мәктәбен һәм 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1990 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. М.Фәйзинең «Галиябану», «Асылъяр», Ә.Рахманкуловның «Боз астында дулкын», Г.Исхакыйның «Зөләйха» һәм «Җан Баевич» кебек пьесалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне уйнап тамашачыга таныла. |
Иң күп укылган
|