поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАШШАФ ГАЗИ

(1907–1975)

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Гази Кашшаф (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов) 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Миргазый, әтисеннән укырга-язарга өйрәнеп, авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1920–1925 елларда укуын Бәләбәй шәһәрендәге Укытучылар семинариясендә (соңыннан – педагогия техникумы) дәвам иттерә, аннары, Уфада кыска мөддәтле әзерлек курсларын тәмамлап, 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш институтына кабул ителә. Институтта уку белән бергә ул Казанның М.Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) дәресләр алып бара, ә институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында – татрабфакта, авыл хуҗалыгы коммуналь мәктәбендә, тире һәм мех сәнәгате техникумында, авыл хуҗалыгы институтында тел-әдәбият укыта. 1937 елда Г.Кашшаф китап нәшриятына эшкә күчә, анда башта өлкән әдәби консультант, 1939 елның җәеннән 1942 елның көзенә кадәр матур әдәбият бүлегенең өлкән мөхәррире (мөдире) булып эшли.

1942 елның октябрендә Г.Кашшафны Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына баш мөхәррир итеп билгелиләр. 1945–1958 еллар арасында ул Татарстан Язучылар оешмасында референт-консультант (1945–1947), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында лаборант (1947–1950) һәм сигез ел дәвамында (1950–1958) яңадан «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1960 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, Г.Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли: 1961–1964 елларда – тарих-филология факультетының татар әдәбияты кафедрасында, ә 1964 елның октябреннән гомеренең соңгы көннәренә кадәр яңа ачылган журналистика кафедрасында укытучы-доцент булып эшли.

Г.Кашшаф – бай әдәби-гыйльми мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда – студент чагында басыла башлый. Утызынчы елларда аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр уеннары турында язган мәкалә-рецензияләре белән ул үзен шул чор әдәби хәрәкәтенең тенденцияләрен яхшы аңлаган зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта. Прозада да үзенең каләмен сынап карый: хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда аның берьюлы өч китабы – Ш.Камал турындагы монографиясе, «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга. Гомумән, 1928–1952 еллар арасында Г.Кашшафның республика көндәлек матбугатында әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә караган йөз илледән артык мәкаләсе дөнья күрә. Болардан тыш ул урта мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзү, аерым язучыларның (М.Гали, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, М.Галәү һ.б.) тупланмаларына кереш сүз, иҗат биографияләре язу буенча да эшләр башкара. Әдәбият белеменә һәм тәнкыйть өлкәсенә караган бу хезмәтләрдә утызынчы-кырыгынчы еллардагы рәсми идеология һәм вульгар социологизм йогынтысында туган теоретик ялгышлар һәм карашлар булуга карамастан, авторның һәр конкрет әсәрне һәм тулаем язучы иҗатын иң әүвәл сәнгатьчәлек күзлегеннән чыгып анализларга тырышуын билгеләп үтмичә булмый.

Узган гасырның илленче елларыннан башлап Г.Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. Ул шагыйрьнең соңгы язмышын ачыклау өчен архивларда казына, шагыйрь үткән эзләрдән йөри, аны якыннан белүчеләрне – туганнарын, дусларын, М.Җәлил белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша. Нәтиҗәдә «Муса Җәлил» исемле күләмле монографиясе языла. Каһарман шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп тикшергән бу хезмәт 1957 елда дөньяга чыга һәм дүрт елдан, яңа табылган материаллар белән тулыландырылып, кабат басыла. Инде автор үзе вафат булганнан соң, 1983 елда, хезмәтнең русча басмасы да нәшер ителә.

Г.Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә: атаклы «Моабит дәфтәрләре»нә беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өчтомлыгын (1955–1956), русча бертомлыгын (1962), фотоальбомын (1966) әзерләп чыгара, М.Җәлил турында истәлекләрне җыеп-туплап бастыра (1964, русча басмасы – 1966). Галим-әдипнең каһарман шагыйрь турында язган аерым мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре өчен Гази Кашшаф 1976 елда (вафатыннан соң) Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе белән бүләкләнә.

Гази Кашшаф – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар партиянең өлкә комитетына, Казан шәһәр һәм Бауман район комитетларына әгъза итеп сайлана, Казан шәһәр советы депутаты була. Аның актив җәмәгать эшчәнлеге һәм әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары үз вакытында Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) һәм «Почет Билгесе» (1967) орденнары белән билгеләп үтелә.

Ул 1975 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Г.Кашшаф – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каләм мастерлары: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 119 б. – 10000 д.
Чүл буенда: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 115 б. – 10000 д.
Шәриф Камал: тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 141 б. – 10070 д.
Укытучы: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1943. – 112 б. – 5070 д.
Беренче артистка: С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 50 б. – 2000 д.
Муса Җәлил: тормышы һәм иҗат юлы турында очерк. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 456 б. – 6000 д.
Чүл буенда: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 94 б. – 15000 д.
Күңел көзгесе: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 208 б. – 3000 д.

* * *
Муса турында истәлекләр / төз. һәм әдәби эшкәртүче Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 311 б. – 15000 д.

* * *
По завещанию Мусы Джалиля / пер. с татар. Р.Хакимова; предисл. Н.Юзиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 224 с. – 15000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуруллин И. Тәнкыйтьче һәм галим // Соц. Татарстан. – 1967. – 14 апр.
Юзиев Н. Фидакярлек // Н.Юзиев. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 127–140 б.
Кудаш С. Безнең Гази // Соц. Татарстан. – 1967. – 16 апр.
Минский Г. Халыкка хезмәт // Казан утлары. – 1967. – № 4.– 96–97 б.
Рәкыйпов Ш. Беренчелек кирәкле шәйдер // Шәһри Казан. – 1997. – 18 апр.
Нуруллина Р. Җәлилнең җан дусты иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 25 апр.
Ахунов Г. Беренче остазым // Мәдәни җомга. – 1997. – 1 май.
Әгъзамов Ф. Игелек // Мәгърифәт. – 1997. – № 17 (май).

* * *
Мустафин Р. Слово о старшем друге // Сов. Татария. – 1967. – 16 апр.
Ахунзянов И. Учитель и ученики // Сов. Татария. – 1977. – 15 апр.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar