поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАМАЛИЕВ ТӘҮФИКЪ

(1940–1980)

Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлих улы Камалетдинов) 1940 елның 3 февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Алтынчы-җиденче сыйныфка кадәр туган авылы һәм Апас районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче сыйныфны Казанда тәмамлый. Аннары икееллык техник училищеда слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, 1958–1961 елларда Казанның С.Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1961–1966 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Т.Камалиев 1980 елның 13 февралендә кинәт вафат була), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

Т.Камалиев әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында килә. Аның туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен үз эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары тулысынча диярлек производство һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыкларында да шагыйрь, үз темасына тугрылыклы калып, гади хезмәт кешеләренең уй-хисләрен шигъри юлларга салырга омтыла.

Т.Камалиев – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ромашкалар эзлим: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 20 б. – 8000 д.
Сабыр канатлары сынмый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 56 б. – 6000 д.
Сезгә генә сөйлим: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 71 б. – 4000 д.
Хәләл көчем белән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 80 б. – 5000 д.
Яшьлеккә кайту: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 63 б. – 3000 д.
Ак өметләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 136 б. – 1700 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Яшел килеш яфрак коелды... // Казан утлары. – 2000. – № 2. – 184–185 б.
Нигъмәти И. Хәтердә исеме яңарды // Шәһри Казан. – 2000. – 16 март.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»