поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАМАЛ ӘГЪЗАМ

(1918–1943)

Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Апас районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1931–1934 елларда үз авылларындагы җидееллык мәктәптә (ТБУМ) укый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, финанс-экономика техникумында белем ала. 1937 елда техникумны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстанның Тәкәнеш районында үз белгечлеге буенча эшләгәннән соң, ул яңадан Казанга кайта һәм 1938–1939 елларда «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елның көзендә армия сафларына чакырылып, хәрби курсларны тәмамлагач, сугыш башланганга кадәр анда кече командир булып хезмәт итә.

Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Әгъзам Камал алгы сызыкта сугыша. Канлы бәрелешләрнең берсендә яраланып, шактый вакыт госпитальдә дәвалана, аннары Саратов шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрелә. Училищены офицер дәрәҗәсе алып тәмамлаганнан соң, Әгъзам Камал кабат үз гаскәри берәмлегенә – Сталинград фронтына кайта һәм, андагы хәлиткеч сугыш операцияләрендә күп мәртәбәләр катнашып, 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.

Ә.Камал мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Казанга килгәч, аның шигырьләре республика көндәлек матбугатында, альманахларда, күмәк җыентыкларда еш басыла. 1938 елда яшь шагыйрьнең «Җилфердә, байрак!», ә 1939 елда «Һәйкәл янында җыр» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга.

Ә.Камалның кырыс сугыш шартларында язган шигырьләре фронт газеталарында, «Кызыл Татарстан»да һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында да басыла.

Фронтовик шагыйрьнең аерым иҗат үрнәкләре һәм үзе турында мәгълүматлар «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) исемле җыентыкларда урын ала.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җилфердә, байрак!: шигырьләр / соавт. Ә.Галиев. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 43 б. – 6000 д.
Һәйкәл янында җыр: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 47 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шакир С. Әгъзам Камал // Сов. әдәбияты. – 1956. – № 8. – 85–88 б.
Әгъзам Камал // Казан утлары. – 1978. – № 1. – 171 б.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»