(1878–1954)
Гарәп теле белгече, журналист, публицист, тәрҗемәче Закир Хәлим улы Кадыйри 1878 елда Сарытау төбәгендә туа*. Бохара, Мәдинә (Гарәбстан) мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге «Әл-әзһәр» университетында белем ала. 1906 елда Русиягә кайткач, Рәшит казый Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Әт-тилмиз» («Укучы») газетасында языша. 1907–1913 елларда Оренбургта «Хөсәения»дә, аннан Уфада «Галия» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Шул чорда «Гарәп нәхүе» (1912), «Гарәп сарыфы» (1912) исемле дәреслекләрен, гарәпчәдән «Тәхрир әл-мәръат» («Хатын-кыз азатлыгы», Казан, 1909), «Әл-миръат әл-җәдидә» («Яңалык көзгесе», Казан, 1909), атаклы гарәп әдибе һәм галиме Җөрҗи Зәйданның (1861–1914) «Ислам мәдәнияте тарихы» (Уфа, 1913) исемле тәрҗемә китапларын бастырып чыгара. Дөрес, тәрҗемәләренең чуар теле Г.Тукай, Ф.Әмирханнар тарафыннан тәнкыйтькә дә очрый.
1914–1918 еллар арасында З.Кадыйри Уфада чыккан «Тормыш» газетасының мөхәррире була. Февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүдә һәм Казанда узган Бөтенрусия мөселманнарының I һәм II съездларына катнаша. 1917 елның 4 декабрендә Уфа шәһәрендә ачылган Милләт Мәҗлесе җыелышында Милли Идарәгә әгъза итеп сайлана. Милли идарәләр туздырылгач, 1919 елда чит илгә чыгып китә.
З.Кадыйри гаиләсе белән (хатыны – шагыйрә Сания Гыйффәт) башта Кытайда, Төркиядә, 1936 елдан Финляндиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә күчеп, гомеренең ахырына кадәр шунда кала. Ул 1954 елда Әнкарә шәһәрендә вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Гарәп нәһүе: дәреслек. – (?). – 1912.
Гарәп сарыфы: дәреслек. – (?). – 1912.
* * *
Тәхрир әл-мәръат. – Казан (?), 1909.
Әл-миръат әл-җәдидә. – Казан (?), 1909.
Зәйдан Җ. Ислам мәдәнияте тарихы. – Уфа (?), 1913.
* Соңгы вакытта матбугатта күренгән хәбәрләргә караганда, З.Кадыйри хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. («Сөембикә». – 1992. – № 11. – 18 б.)