|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ИСМӘГЫЙЛЕВА ФӘЙРҮЗӘФәйрүзә Вагыйз кызы Исмәгыйлева 1963 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Азнакай районы Чуар Абдул авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә югары белем ала. Аннары, туган якларына кайтып, Азнакай районының Карамалы авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. |
Иң күп укылган
|