поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИСХАКОВА ГӨЛФИЯ

Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева) 1957 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Калейкино авылында туа. Мөэмин Каратайда сигезьеллык, Лениногорск районы Иске Куак авылында урта белем ала. 1975 елда КАИны тәмамлаган тормыш иптәшенә Удмуртиянең Воткинск шәһәренә юллама бирелә. Биредә Гөлфия Исхакова машиналар төзү техникумын тәмамлый. Заводта 20 ел эшләү дәверендә беренче котегорияле техник-технолог һөнәрен үзләштерә.

Цехның профсоюз берләшмәсендә аңа культорг вазифасын алып бару йөкләнә. Бәйрәм саен завод цехларында егерме елга якын татар халкының милли көйләре яңгырый.

Цехның халык контроле рәисе булып сайлана, ун елдан артык халык судында утырышчы була. Завод, шәһәр газеталарына мәкаләләр яза.

1988 елдан Воткинск шәһәрендә татар халкының милли аңын, мәдәниятен үстерү өстендә зур эш алып бара. Читтән торып Ижауның Республика Мәдәният училищесын тәмамлый. Шәһәрдә «Дуслык», «Тургай» ансамбльләрен оештыручыларның берсе. Берничә ел Гөлфия Заһит кызы җирле радиода татар телендә алып барылган тапшыруларның мөхәррире һәм алып баручысы булып эшли. Бүгенге көнгә кадәр «Тургай» ансамбле җитәкчесе.

Республикада татар телендә «Яңарыш» газетасы басылып чыга башлаганнан бирле Гөлфия Заһит кызының әдәби иҗатына киң юл ачыла. Биредә аның шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре даими басыла башлый. Газетада ул Воткинск һәм Воткинск районы буенча үз хәбәрче булып эшли, аны редколлегия советына сайлыйлар.

1997 елны шигырьләре Удмуртиядә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатын берләштергән «Язмышлар авазы» китабына кертелә.

2002 елны Ижау типографиясендә мөстәкыйль «Язларыма кайтам» шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

2007 елны Ижау китап нәшриятында анын «Ак моң алып каеннардан» дип исемләнгән икенче китабы басылып чыга.

Гөлфия Заһит кызының шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Яңарыш», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын» журналларында басылып чыгалар.

Г.Исхакова – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язларыма кайтам: шигырьләр. – Ижевск: Слайд, 2002. – 94 б. – 1000 д.
Ак моң алып каеннардан: шигырьләр. – Ижау: Республика кит. нәшр., 2007. – 176 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәфи Р. Кереш сүз // Мәдәни җомга. – 1998. – 6 март.
Шәфи Р. Рәхмәт, Гөлфия! // Яңарыш. – 2001. – № 28.
Сафин Г. Олуг шигърияткә беренче адым // Яңарыш. – 2002. – № 42.
Шәфи Р. Язларыма кайтам // Татар иле. – 2002. – № 45.
Зәкуан Н. Рәхмәт сиңа, Гөлфия! // Яңарыш. – 2002. – № 52.
Шәрәфиев Р. Ижау татарлары шигырь яза // Татар иле. – 2003. – № 2.
Сафин Г. Иҗат мәктәбе // Яңарыш. – 2005. – № 10.
Шаһинур Ә. Риза ага ризалыгын алып // Яңарыш. – 2006. – № 45.
Зәкуан Н. Милләт күгендә үз йолдызыбыз балкый // Яңарыш. – 2006. – № 48.
Батталов Р. Бәйрәм алып кайтты // Яңарыш. – 2007. – № 6.
Габбасова Р. Ак моң алып каеннардан // Яңарыш. – 2007. – № 9.
Зәкуан Н. Канатлар очканда ныгый // Яңарыш. – 2007. – № 14.
Каләмдәшебезне котлыйбыз // Яңарыш. – 2007. – № 50.

* * *
Савельева Г. В ожидании весны // Воткинские вести. – 2003. – № 4.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»