|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ИСХАКОВ ӘНӘСӘнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны партиянең район комитеты аппаратына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар, ә берничә айдан ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре, 1972 елда исә беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әлеге җаваплы урыннарда ул үзен оста оештыручы, сәләтле җитәкче, иҗади актив шәхес итеп таныта, һәм 1978 елда утыз өч яшьлек егетне партия район комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп тәгаенлиләр. Тагын биш елдан ул – халык депутатларының Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 2005 елгача – Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгы хезмәтендә. 1995 елда аның җилкәсенә тагын бер вазифа – Азнакай шәһәре һәм районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе вазифасын да өстиләр. Бу тынгысыз, җаваплы вазифаларның барысын да ул холкына табигатьтән салынган тырышлык, түземлелек һәм яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек белән башкара, районның икътисади, халкының социаль-көнкүреш хәлен даими үсеш тенденциясендә тота. 1990 елда Ә.Исхаков Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана, 1995 елдан 2000 елгача ул – Татарстан Республикасы халык депутаты. |
Иң күп укылган
|