|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ирадә (Габделфәт Сафин)Рәхимле-шәфкатьле исемең белән
Башлыйм әле изге эшне, Ходаем!
Ярдәм бирсәң, ният кыласым килә,
Ирадәмне төгәл үтәп чыгаем.
Бар кылучыга киңлегең Галәмнең
Пакь эшләре һәм сәҗдәсе адәмнең
Ирештерик сәламен:
«Әл-хәмдүлилләһи раббил-галәмин».
Фәкыйрь колың Сиңа иман китереп
Ярлыкавың сорый ялгыш эшләрне,
Җырларымны бәндәләргә җиткереп
Кичерсәңче кимчелекле төшләрне.
Бар кылучыга киңлегең Галәмнең
Пакь эшләре һәм сәҗдәсе адәмнең
Ирештерик сәламен:
«Әл-хәмдүлилләһи раббил-галәмин». |
Иң күп укылган
|