поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Гыйнвар
  • Дамир Гыйсметдин - язучы
  • Инсаф Абдулла - журналист
  • Борис Вайнер - балалар язучысы
  • Эльмира Кәлимуллина - җырчы
  • Нәҗибә Ихсанова (1938-2021) - актриса
  • Геннадий Прытков - актер
  • Риф Хәйретдинов (1935-2007) - тарихчы
  • Галия Әхмәтова (1954-2015) - язучы
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИЛЬЯСИ ГАБДРАХМАН

(1856–1895)

Мәгърифәтче әдип, татар сәхнә әдәбиятын башлап җибәрүче Габдрахман Мөхәммәтәмин улы Ильяси 1856 елда Казандагы мануфактурачы сәүдәгәр Дәмин хаҗи гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән русча укып та белемен арттыра. Аның әтисе гомеренең соңгы елларында бөлә, зур бурычка бата һәм 1883 елны вафат була. Габдрахманга мирас булып калган байлык бурыч түләү өчен китеп бетә. Г.Ильяси Казан бае Аитовларга конторщик булып эшкә урнаша.

Г.Ильяси заманасының алдынгы фикерле кешеләреннән була. Бездә ул – беренче башлап сәхнә әсәре язучы. Аның «Бичара кыз» дип исемләнгән драмасы 1886 елда язылып, 1887 елда аерым китап рәвешендә басылып чыга. Шул ук елны әлеге драма Г.Ильясиның үз өендә куела. 1887 елда әдипнең проза әсәре – «Яшь кыз вә хатыннарга һәдия» дигән нәсыйхәт китабы нәшер ителә. Болар өстенә 1880 елны Ильяси татарча газета чыгарырга омтылыш ясап карый, ләкин аңа рөхсәт бирмиләр. Ш.Мәрҗани, К.Насыйри кебек галимнәр белән якыннан аралаша, Пугачев хәрәкәте турында материаллар туплый. Ул шулай ук Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте җыелышларында актив катнаша, 1885 елда бу җәмгыятькә әгъза итеп алына.

Г.Ильяси матур язу остасы – каллиграф булып та таныла. Рәсем ясау белән мавыга. Столярлык эшенә дә маһир була.

Ул 1895 елда 39 яшендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бичара кыз. – Казан: Казан ун-ты басмаханәсе, 1887.
Яшь кыз вә хатыннарга һәдия: проза (?). – 1887.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Драматургия // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 488–492 б.

* * *
Гайнуллин М. Татарская литература XIX в. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – С. 278–282.
Каримуллин А. Татарская книга пореформенной России. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar