поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИДЕЛЛЕ ГАЗИЗ

(1905–1985)

Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлахетдин улы Усманов) 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне «Дарелтәхсил» («Гыйлем йорты») дип аталган мәхәллә мәдрәсәсендә ала. Октябрь инкыйлабыннан соң икееллык рус-татар мәктәбендә укый. Бик яшьли хезмәт юлын башлап, пароходлар ремонтлау, такта яру заводларында, аптекада төрле эшләрдә эшли, 1921 елгы ачлык вакытында әтисе вафат булгач, Әстерхан тирәсендәге бер казакъ авылына барып, авыл советында язу-сызу хезмәтендә була.

1923 елда Г.Иделле Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә китә һәм индустриаль техникумга укырга керә, ләкин матди кысынкылык техникумны тәмамларга мөмкинлек бирми: ул шул заманны шәһәрдә татар телендә чыгып килгән «Сабан һәм чүкеч» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә аның беренче хикәяләре, очерк һәм фельетоннары языла.

1925 елда Г.Иделле Казанга килә һәм 1930 елга кадәр башта Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) аппаратында, соңыннан «Безнең юл», «Атака» (хәзерге «Казан утлары») журналлары редакцияләрендә сәркәтип булып эшли, бер үк вакытта әдәби иҗат эшчәнлеген дә активлаштыра. 1930 елда аның хикәяләре тупланган «Пумала башлар» исемле беренче китабы дөнья күрә.

Утызынчы елларда Г.Иделле гаскәри хезмәттә булып, армия матбугатында актив языша, берара дивизия газетасының мөхәррире булып та эшли. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1937 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бүлек мөдире, Татарстан радиокомитетында баш мөхәррир, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында җаваплы мөхәррир вазифаларын башкара. Аннары, репрессияләр афәтенә эләгеп, ике ел (1937–1939) бер гаепсезгә совет зинданында да утырып чыга.

Ватан сугышы елларында Г.Иделле партия өлкә комитеты йөкләмәсе белән берничә ай Беренче Украина фронтында иҗади командировкада булып, «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында эшли, совет сугышчыларының сугыш кырында күрсәткән батырлыклары турында хәбәрләр, очерклар язып бастыра, бераз соңрак, 1943 елда, аның Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллин турында русча язган зур очеркы Казанда аерым китап булып басылып чыга.

Сугыштан соң Г.Иделле 1945 елның җәеннән 1947 елның ноябренә кадәр «Совет әдәбияты» журналының җаваплы мөхәррире, ә 1949–1957 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә була.

Г.Иделле прозаның барлык жанрларында диярлек – хикәя, нәсер, повесть, очерк, юмор-сатира, мемуар, драматургия төрләрендә каләм көчен сынап караган язучылар җөмләсеннән. Иң элек ул хикәя һәм повестьлар авторы буларак билгеле. Аның хикәя-повестьлар һәм очеркларының («Пумала башлар», «Рәүфнең балачагы», «Ерак Чытырманлыда», «Комсызлык», «Очрашулар», «Күпер», «Терсәк» һ.б.) төп эчтәлеген революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләре, Ватан сугышы вакыйгалары тәшкил итә. Язучының ул заманда бик актуаль саналган темага – «корткычлыкка каршы көрәш» темасына багышланган «Дәүләт Бәдриев» дигән драмасы да бар. Драма 1937 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, рәсми тәнкыйтьтә авторның зур уңышы дип бәяләнә. Заманның парадоксы шунда ки, күп тә үтми, «корткычлык»ка тиңдәш «милләтчелек»тә гаепләнеп, пьеса авторы үзе дә төрмә газапларын татырга мәҗбүр була.

Газиз Иделленең публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби тәрҗемә өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул яңа чыккан китаплар, театр сәхнәләрендә уйналган спектакльләр турында көндәлек матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән даими катнашып килә. 1964 елда аның татар әдәбиятының гомуми мәсьәләләренә һәм язучыларның иҗатларына караган мәкаләләрен эченә алган «Язучы һәм аның китабы» дигән китабы басыла. Күләмлерәк әдәби тәрҗемәләреннән исә монда А.Фадеевның «Разгром» («Тар-мар», 1933), П.Павленконың «Счастье» («Бәхет», 1950) романнарын, Б.Полевойның «Настоящий человек» («Чын кеше», И.Гази һәм Г.Гобәй белән уртак тәрҗемә, 1949) повестен, Татар академия театры өчен Д.Туаевның «Золотоволосые» («Алтынчәчлеләр», 1955), В. Ларентьевның «Чти отца своего» («Ата хакы – Тәңре хакы», 1965) драмаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Гомеренең соңгы елларында Г.Иделле истәлекләр яза. 1980 елда аның Татарстан китап нәшриятында зур бер төркем татар язучыларының Идел, Кавказ, Кырым буйлап 1929 елда ясаган сәяхәте турында «Беренче зур сәяхәт» исемле китабы басыла.

Ул 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була.

Г.Иделле – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Пумала башлар: повесть, хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 180 б. – 3000 д.
Икмәк һәм хатын: хикәяләр. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1931. – 70 б. – 4000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 178 б. – 4000 д.
Тормышка мәхәббәт: хикәяләр, пьеса, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 388 б. – 6000 д.
Язучы һәм аның китабы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 195 б. – 3000 д.
Ул көннәр: хикәяләр, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 162 б. – 7000 д.
Күргәннәрем, белгәннәрем: пьеса, повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 279 б. – 1000 д.
Беренче зур сәяхәт: истәлекләр, очрашулар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. –184 б. – 4000 д.

* * *
Гафият Нигматуллин: очерк о Герое Советского Союза. – Казань: Татгосиздат, 1943. – 44 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әпсәләмов Г. Газиз Иделле // Сов. әдәбияты. – 1956. – № 3. – 97–102 б.
Миңнуллин Ф. Алгы сызыкта // Соц. Татарстан. –1965. – 25 дек.
Ишморат Р. Каләмдәш дустыбыз // Сов. Татарстаны. – 1975. – 31 дек.

* * *
Ахунов Г. Старый друг и товарищ // Сов. Татария. – 1976. – 6 янв. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»