поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИБРАҺИМОВ РӘШИТ

Рәшит Габдерахман улы Ибраһимов 1927 елның 28 июлендә Ульяновск өлкәсенең хәзерге Чынлы районы Кәшә авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Ватан сугышы башлангач, яшүсмер Рәшит, укуын калдырып, колхозга булыша: үгез җигеп кырдан көлтә ташый, җир сукалый, сабан сөрә. 1946 елда Ульяновск шәһәрендә тимер юл училищесын тәмамлагач, биш ел дәвамында Куйбышев, Казан шәһәрләрендәге авиация заводларында электрик булып эшли. Бер үк вакытта Казан аэроклубы каршындагы курсларга йөреп, радист һөнәрен үзләштерә, кичке мәктәптә укып, урта белемгә ия була. 1951–1953 елларда Р.Ибраһимов Богырыслан шәһәрендә очучылар мәктәбендә укый. Очучы таныклыгын алгач, 1953 елдан 1979 елның ахырына кадәр Казан аэропортында очучы булып хезмәт итә, ПО-2, АН-2, ЛИ-2, ИЛ-14 самолетларында оча; 1966–1979 елларда исә ТУ-124 реактив пассажир самолетына экипаж командиры сыйфатында хезмәт күрсәтә. Ул – гомеренең егерме мең сәгатен күк йөзендә уздырган беренче класслы очучы, аэрофлот отличнигы.

Р.Ибраһимов очучылык хезмәтеннән лаеклы ялга чыккач та очучылар даирәсеннән ерак китми – Казан аэропортында әүвәл дежур штурман булып, аннан соң яңа аэропорт төзелешендә инженер-төзүче булып эшли. Бер үк вакытта архив материаллары нигезендә Татарстан авиация тарихын өйрәнеп, 1984 елда, Казанның яңа аэропорты ачылу көннәрендә, «Крылья Татарстана» исемле русча язылган китабын бастыра, аэропорт музеен оештыру эшләрендә актив катнаша, озак еллар буе үзе җыйган фотодокументларны музейга бүләк итеп бирә.

Рәшит Ибраһимовның әдәби иҗаты 1960 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Ялкын» журналы битләрендә авиация, очучылар турында басылган язмаларыннан башланып китә. Аның балалар матбугатында «Көмеш канатлар» дигән махсус рубрикада даими басыла килгән, аңлаешлы-үтемле тел-стильдә язылган «Очучы булам дисәң», «Канатлыга зәңгәр биеклек», «Күктә ниләр булмас», «Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар» кебек популяр язмалары, очерклары яшь укучыларга, бигрәк тә малайларга киләчәктәге тормыш юлын сайлауда уңай тәэсир ясамыйча калмагандыр дип уйларга кирәк.

Төрле күләмдәге йөзләгән язма, мәкалә, җиде китап – Рәшит Ибраһимовның кырык еллык әдәби иҗат нәтиҗәсе әнә шундый. Ул, иҗатының төп темасына тугрылык саклап, очучылар хезмәте, очкычлар һәм авиация турында яңа әсәрләр язу өстендә эшли.

«Болытлар арасында без салган юллар» һәм «Туган авылым тугайлары» дигән әдәби-публицистик язмалары өчен Рәшит Ибраһимов 1993 елда Чаллы эшкуарлары – бертуган Кашаповларның республика дәрәҗәсендәге премиясенә лаек була. Шулай ук аңа 1994 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Ибраһимов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көмеш канатлар: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 143 б. – 8000 д.
Алтын йолдызлы лачын: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 128 б. – 6000 д.
Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар: очучы язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. –175 б. – 11000 д.
Ерак илләргә сәяхәт: юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 144 б. – 15000 д.
Канатлыга – зәңгәр биеклек: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 213 б. – 3000 д.
Бөркетләр кыядан курыкмый: очучы язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 200 б. – 2000 д.

* * *
Крылья Татарстана: исторический очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 206 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зарипов Х. Минем таныш миллионерым // Соц. Татарстан. – 1967. – 9 июнь.
Камалов Б. Лачын һавада үлә // Яшь ленинчы. – 1987. – 20 февр.
Әхмәтсафа Ш. Рәшит Ибраһимовка – 70 яшь // Казан утлары. –1997. – № 7. – 188–189 б.
Мәхмүтов Х. Юллар салып күкне кичкәндә // Мәдәни җомга. – 1999. – 19 март.

* * *
Остапенко Ю. По крыльям – полет, по делам – почет // Воздушный транспорт. – 1985. – 7 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»