поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИБРАҺИМОВ ГАЛИМҖАН

(1887–1938)

Татар халкының олы шәхесләреннән берсе – атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) Россиянең элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа.

Әти-әнисе кул астында укырга-язарга өйрәнгәннән соң, Галимҗан ике кыш Солтанмораттан биш-алты чакрым ераклыктагы Кешәкне авылы мәдрәсәсенә укырга йөри. Бер үк вакытта туган авылындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укып, русча башлангыч белем ала. 1898–1905 елларда укуын Оренбург шәһәрендәге Вәли мулла мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Төпле белем алу өчен бу мәдрәсәдә тиешле шартлар булмавына карамастан, яшь шәкерт үзлегеннән белемен күтәрү юлларын таба: шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналларны укып бара. Ә инде 1905 елгы инкыйлаб тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, Г.Ибраһимов та башка шәкертләр белән бергә уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша башлый һәм шуның өчен ахырда мәдрәсәдән куыла.

1906 елның көзендә ул Уфага килеп, әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. «Галия» мәдрәсәсе Г.Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи-фикри офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре – Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән хәл-әхвәлләргә нигезләнгән «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» повесте (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909) исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908–1909) дигән тарихи хезмәте языла.

«Галия»дә өч ел укыганнан соң, Г.Ибраһимов, мәдрәсәдән китеп, берникадәр вакыт казакъ далаларында, Әстерхан төбәгенең нугай татарлары арасында мөгаллимлек итеп йөри, аннары, 1909 елның ахырларында, Казанга килеп чыга. Казан шартларында яшәгән бу беренче чор (1909–1912) яшь әдип өчен шактый уңдырышлы була. Бу елларда ул инкыйлабкача әдәби иҗатында күренекле урын тоткан бер төркем романтик эчтәлекле хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» һ.б.) һәм шул ук романтик рухтагы «Яшь йөрәкләр» (1912) исемле беренче романын яза. Бу әсәрләрендә ачык чагылган сюжет кору, табигать күренешләрен сурәтләү осталыгы, кеше образларының, әсәр каһарманнарының рухи дөньясын, күңел кичерешләрен бирүдәге психологик нечкәлек, тел, язу стилендәге тасвири чараларның муллыгы Г.Ибраһимовны ул вакыттагы татар прозаикларының иң алгы сафында баручы әдип итеп таныта.

Шушы ук елларда Г.Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә – гомумән, татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күптөрле мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны шул чорның алдынгы идея-эстетик карашлары ноктасыннан хәл итәргә омтыла.

1912 елның ахырында Г.Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри, бер үк вакытта Киевтагы мөселман студентларының яшерен сәяси оешмалары эшенә якыннан катнаша. Шул эшләре өчен 1913 елның апрелендә җирле хакимият тарафыннан кулга алынып, июнь урталарына кадәр төрмәдә утыра. Төрмәдән чыккач, ул 1917 елгы Февраль инкыйлабына чаклы патша охранкасы күзәтүе астында яшәргә мәҗбүр була.

1913 елның көзеннән 1914 елның февраленә хәтле Г.Ибраһимов Казанда әле яңа чыга башлаган әдәбият-сәнгать журналы «Аң» идарәсендә җаваплы сәркәтип булып эшли, аннары янәдән Киев, Одесса һәм Сухуми шәһәрләрендә берничә ай яшәп, сәламәтлеген ныгытып кайтканнан соң, 1915–1917 еллар арасында Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда әдипнең иҗтимагый һәм эстетик карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында яңа сыйфатлар барлыкка килә: әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, кеше типларын, образларын реалистик рухта сурәтләүгә таба борылыш ясый. «Көтүчеләр» (1913), «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) кебек хикәяләр һәм аеруча 1905–1907 еллардагы инкыйлаби вакыйгаларда татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән «Безнең көннәр» исемле романы (беренче варианты, 1914) язучы иҗатында әнә шул үзгәрешләрнең ачык мисалы булып торалар. Әдәби әсәрләр, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләреннән тыш, әдип бу чорда, бигрәк тә «Галия» мәдрәсәсе мөгаллиме булып эшләү елларында, гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга зур игътибар бирә. Аның «Татар сарыфы» (1911), «Татар нәхүе» (1911), «Татар имлясы» (1914), «Яңа әдәбият» (1914), «Әдәбият дәресләре» (1914), «Татар телен ничек укытырга?» (1916) исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланмалар рәвешендә укылып йөриләр.

1917 елгы Февраль инкыйлабы көннәрендә Г.Ибраһимов, «Галия» мәдрәсәсендәге укыту эшен ташлап һәм язучылык хезмәтен дә бер якка куеп, үзенең бөтен энергиясен көндәлек матбугат һәм иҗтимагый эшкә юнәлтә. 1917 елның мартында ул «Галия»дәге укытучы-хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә Уфада «Ирек» исемле сул юнәлештәге, авыл халкы мәнфәгатьләрен яклаган, җир һәм ирек идеяләрен пропагандалаган газета чыгара башлый. Шул ук елның сентябрендә бу газета, мөселман гаскәриләре басмасы «Солдат теләге» дигән газета белән берләшеп, «Безнең юл» исеме белән дәвам иттерелә. Аның баш мөхәррире шулай ук Г.Ибраһимов була. Газетадагы эшеннән тыш әдип авыл игенчеләре, эшчеләр, солдатлар, мәдрәсә шәкертләре арасында инкыйлаби аңлату әңгәмәләре алып бара, митингларда чыгышлар ясый, Россиядәге төрек-татар халыкларының киләчәк үсеш юлларын билгеләү, аларның милли дәүләтчелек мәсьәләләрен ачыклау һәм хәл итү өчен 1917 елның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенроссия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да, 20 ноябрьдә, Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият (территорияле автономия) идеясен яклап чыгышлар ясый. Ул шулай ук Учредительное собраниегә (Халык җыенына) сайлаулар кампаниясенә дә актив катнаша, анда Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана.

Әдипнең шуннан соңгы берничә ай тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге Петроград һәм Мәскәү шәһәрләре белән бәйле. Учредительное собрание таратылганнан соң, ул Совет хөкүмәтенең Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Мәркәз мөселман комиссариатында эшли, Комиссариат рәисе Мулланур Вахитовның урынбасарларыннан берсе була, Комиссариат карамагында татар телендә чыккан «Чулпан» газетасына мөхәррирлек итә. 1918 елның көзендә авырып китеп, хастаханәдә дәваланып чыга һәм шул ук елның октябрь урталарында Казанга кайтырга мәҗбүр була.

Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә тыныч төзелеш мәшәкатьләре башлангач, Г.Ибраһимов инкыйлаб чорында вакытлыча читкә куеп торган әдәби-гыйльми эшләрен янәдән тергезеп җибәрә. Татарстан автономияле республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып 1927 елга кадәр ул җөмһүрияттәге иҗтимагый-мәдәни тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңача нигезгә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм мәдәни төзелеш мәсьәләләрен яңа тормыш шартларына яраштырып, гамәли хәл итү эшенә якыннан торып катнашкан шәхесләрнең иң күренеклесе була. Язучы буларак ул бу чор татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып үзенең әсәрләрендә инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920; «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башында авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Шушы ук елларда кардәш казакъ халкының XIX йөз ахыры, ХХ йөз башындагы тормыш күренешләрен, гаилә һәм ыруглык мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәт, йолаларын гаҗәеп тәэсирле итеп гәүдәләндергән, әдип иҗатында иң камил, иң сәнгати әсәрләрдән берсе булган «Казакъ кызы» романын (1923) язып тәмамлый; егерменче еллар башында Идел буе өлкәләрендә булып узган ачлык фаҗигаләренең тетрәндергеч күренешләрен тасвирлаган «Адәмнәр» повестен (1923), әүвәлдәрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының да югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелгән яңа вариантларын бастырып чыгара. Бу әсәрләр шул чор татар әдәбиятының проза жанрында язылган иң матур үрнәкләре буларак тәкъдир ителәләр.

Г.Ибраһимов – әдәби әсәрләре белән генә түгел, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтькә нисбәт хезмәтләре белән дә татар мәдәнияте хәзинәсен баеткан язучы. Аның күпсанлы мәкаләләрендә әдәбиятның социологик асылы, иҗтимагый роле, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәби иҗат практикасында язучының дөньяга карашы һәм иҗтимагый позициясенең әһәмияте, тел, өслүб, әдәби осталык кебек мөһим проблемалар күтәрелә һәм хәл ителә. Әдип милли мәдәниятнең хосусый үзенчәлекләре, аның мөстәкыйль үсеш юллары, шул ук вакытта аның гуманистик, интернациональ хасиятләре турында җитди теоретик карашларын әйтеп чыга.

Г.Ибраһимов татарлар арасында инкыйлаби хәрәкәтләр, тел-әдәбият һәм мәгариф тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга да күп көч сала. Аның «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур Вахитов» (1919), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925), «Урал» һәм «уралчы»лар (1927), «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» (1927) кебек хезмәтләре, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани турындагы мәкаләләре Татарстанда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр үсешенә уңай йогынты ясыйлар. Талантлы каләм иясе, фәннәр галиме һәм киң колачлы мәдәният эшлеклесе буларак, Г.Ибраһимов бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә таныла, күп кенә гыйльми җәмгыятьләр аны шәрәфле яки хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар. 1928 елда ул Бөтенроссия Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елда әдәби иҗат эшчәнлегенә егерме ел тулу уңае белән Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән аңа «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә. Аның әдәби әсәрләре рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп басыла, төрки халыкларның олы буын язучылары аны әдәби остазлары итеп таныйлар.

1927 елдан башлап Г.Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша: «Безнең көннәр» романының икенче һәм өченче кисәкләрен язу, «Әдәбият кануннары» исемле зур хезмәтен язып тәмамлау өстендә эшли. Ләкин аңа үзенең иҗат планнарын үтәп чыгарга насыйп булмый, чөнки үз халкына, бигрәк тә аның зыялы катлавына каршы «зур террор» башлап җибәргән тоталитар режим Г.Ибраһимовны да читтә калдырмый: 1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы әдипне 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип уйланыла. Әдип-галимнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга.

Г.Ибраһимов – татар әдипләреннән иң зур әдәби һәм гыйльми мирас калдырып киткән олуг шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, дүрт роман, биш бәян (повесть), бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек бастырып чыгара.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Галимҗан Ибраһимов әсәрләре: 7 томда (2, 5, 6 томнары гына басыла). – Казан: Яңалиф, 1929–1931. (Латин графикасында.)
2 т.: роман, хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Нигъмәти. – Казан, 1929. – 490 б. – 5000 д.
5 т.: хикәяләр, пьеса. – Казан, 1931. – 198 б. – 5000 д.
6 т.: роман. – 2 басма. – Казан, 1930. – 116 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 китапта. – Казан: Татиздат, 1933–1934. (Латин графикасында.)
1 кит.: роман. – 274 б. – 5000 д.
2 кит.: роман, хикәя. – 275 б. – 5000 д.
3 һәм 4 кит.: роман. – 488 б. – 10000 д.
5 кит.: хикәяләр. – 303 б. – 7100 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1956–1957. – 30000 д.
1 т.: хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Халит. – 1957. – 527 б.
2 т.: романнар, хикәяләр, пьеса. – 1956. – 595 б.
3 т.: роман, повесть. – 1957. – 611 б.
Әсәрләр: 8 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974–1986.
1 т.: хикәяләр. – 1974. – 511 б. – 12000 д.
2 т.: романнар. – 1975. – 477 б. – 14000 д.
3 т.: роман, повесть, хикәя, пьеса. – 1975. – 456 б. – 14000 д.
4 т.: роман. – 1978. – 459 б. – 14000 д.
5 т.: әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр. – 1978. – 615 б. – 7000 д.
6 т.: публицистика (1917–1932). – 1986. – 605 б. – 4000 д.
7 т.: тарихи хезмәтләр (1911–1927). – 1984. – 539 б. – 6000 д.
8 т.: төрки һәм татар теле белеме буенча хезмәтләр (1910–1930). – 1987. – 431 б. – 3100 д.
Адәмнәр: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 159 б. – 5000 д.
9 т.: (өстәмә) хатлар, документлар. – Казан: Фикер, 2001. – 464 б. – 500 д.
Хикәяләр, повесть, роман / төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 463 б. – 2000 д.
* * *
Избранное / пер. с татар. Г.Шариповой. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 456 с. – 25000 экз.
Дочь степи. Глубокие корни: романы / пер. с татар. Г.Шариповой. – М.: Сов. писатель, 1957. – 323 с. – 150000 экз.
Наши дни: роман / пер. с татар. Р.Фаизовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 339 с. – 50000 экз.
Дочь степи. Глубокие корни: романы / пер. с татар. Р.Фаизовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. –368 с. – 100000 экз.
Избранное: романы, рассказы. – М.: Худож. лит., 1976. –395 с. – 50000 экз.
Молодые сердца: роман, рассказы / пер. с татар. Р.Фаткуллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 239 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов: тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 332 б.
Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 424 б.
Галимҗан Ибраһимов: библиогр. күрсәткеч (1907–1977) / төз. Ф.Габсәләмова, Ү.Гыймадиев. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1977. – 247 б.
Мөхәммәдева Г. Эзләнүләр: Галимҗан Ибраһимов турында докум. повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 376 б.
Хатипов Ф. Психологизм остасы // Казан утлары. – 1987. – № 2. – 161–165 б.
Абушаев Х. Г.Ибраһимов укыган иске мәдрәсәдә // Казан утлары. – 1987. – № 2. – 167–170 б.
Мусин Ф. Яңа әдәбиятны әйдәп баручы // Соц. Татарстан. – 1987. – 3 апр.
Әгъзамов Ф. Алтын хәзинә // Соц. Татарстан. – 1987. – 3 апр.
Ибраһимов Ф. Юбилейлар узгач // Татарстан яшьләре. – 1987. – 16 июль.
Мостафин Р. Галимҗан Ибраһимовның соңгы көннәре // Казан утлары. – 1990. – № 7. – 166–171 б.
Ибраһимова Ф. Өйрәнеп языйк // Соц. Татарстан. – 1991. – 8 март.
Заһидуллина Д. Г.Ибраһимов: әдәбиятны ничек укытырга? // Татарстан. – 1996. – № 7. – 54–59 б.
Исламов Ф. Галимҗан Ибраһимов – педагог һәм методист // Мәгариф. – 1997. – № 3. – 21–22 б.
Бәшир Ф. Ачыла тарих битләре // Мирас. –1997. – № 3. – 5–7 б.
Хәсәнов М. Талант иясе // Заман-Татарстан. – 1997. – 21 март.
Субаев Н. Ялкын йөрәклеләр // Заман-Татарстан. – 1997. – 21 март.
Еники Ә. Әдипнең терелеп кайтуы // Мәдәни җомга. – 1997. – 14–21 март.
Әхмәдиева Л. Галимҗан Ибраһимов һәм Ибраһим Салахов // Шәһри Казан. – 1997. – 25 март.
Мөкатдисов Р. Мирасы халык күңелендә // Ватаным Татарстан. – 1997. – 26 март.
Зәкиев М. Заман каһарманы // Мәдәни җомга. – 1997. – 11 апр.
Хаков В. Татарның бөек әдибе һәм тел галиме Галимҗан Ибраһимов // Татар иле. – 1997. – № 13 (апр.).
Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Ибраһимов // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 июль.
Нигъмәтуллин Ә. Нәрсә укытырга? // Ватаным Татарстан. – 1997. – 1 авг.
Ибраһимова Ф. Галимҗан Ибраһимовның фатирлары // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 175–178 б.
Хәмидуллин Л. Иске чаршауларны алып ташлыйк // Казан утлары. – 1998. – № 3. – 177–184 б.
Гыйлаҗев Т. Ибраһимовның эстетикасында Г.Тукай иҗаты // Фән һәм мәктәп – Наука и школа. – 1998. – № 7–8. – 183–186 б.
Синугыл Ә. Ялта буйлап сине эзләп йөрим... // Мәдәни җомга. – 2000. – 16 июнь.
Хәбетдинов А. Галимҗан Ибраһимов – татар баганасы (1887–1938) // Идел. – 2001. – № 4. – 2–3 б.
Мостафин Р. Казасыз җәза // Шәһри Казан. – 2002. – 31 гыйнв.
Ибраһимова Ф. Г.Ибраһимов Г.Исхакый иҗаты турында // Мәгариф. – 2002. – № 3. – 12–14 б.
Шамов А. Гасырлар улы // Мирас. – 2002. – № 3. – 10–11 б.
Гайнетдинов М. Фатих Кәрими һәм Галимҗан Ибраһимов // Ватаным Татарстан. – 2002. – 24 май.
Асылгәрәев Ш. Галимҗан Ибраһимов татар хәрефе һәм имлясы турында // Фәнни Татарстан. –2002. – № 3–4. – 153–158 б.
Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман: тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. – ТФА, Г.Ибраһимов исем. ТӘҺСИ, 2003. – 270 б.
Сәлахова З. Г.Ибраһимов әсәрләрендә натуралистик алымнарның гәүдәләнешү үзенчәлеге // Милли мәдәният. – 2003. – № 3. – 69–70 б.
Хәсәнов М. Язучы, галим, көрәшче // Мирас. – 2003. – № 4. – 123–135 б.
Мостафин Р. Югалган хатлар авазы // Ватаным Татарстан. – 2004. – 3 сент.
Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хатирәләр / төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 544 б.

* * *
Мухамедова Г. Большая жизнь: воспоминания жены писателя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – С. 10.
Хасанов М. Галимджан Ибрагимов: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 432 с.
Писатель, революционер, ученый: материалы науч. конф., посвященной 90-летию Галимджана Ибрагимова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 190 с.
Хасанов М. Писатель, ученый, революционер. – М.: Наука, 1987. – 318 с.
Галиева Э. Рыцарь света и свободы // Науч. Татарстан. – 1997. – № 1. – С. 85–88.
Мусин Ф. Галимджан Ибрагимов в новом прочтении //Респ. Татарстан. – 1997. – 22 марта.
Ибрагимов Г. Документы Ялтинского периода // Татарстан. – 1997. – № 3. – С. 33–43.
Мустафин Р. Заметки на полях сожженной переписки //Респ. Татарстан. – 2002. – 31 янв.
Ижбулатов М. Неизвестные знакомства Галимджана Ибрагимова // Татар. края. – 2002. – № 14 (апр.).
Хабутдинов А. Рождение татаризма: Галимджан Ибрагимов (1887–1938) // Татар. края. –2004. – № 32 (авг.).

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»