поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИБРАҺИМ ХӘБИР

Язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим (Хәбир Кәбир улы Ибраһимов) 1958 елның 19 ноябрендә Татарстанның Апас районы Борнаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1976 елда Борнаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният институтына укырга килә. 1980 елда институтның мәдәни-агарту эше бүлеген тәмамлагач, рәсми юллама белән Апас район үзәгенең Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә. Анда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, шул ук районның Әлмәндәр авылындагы Мәдәният йортына мөдир итеп күчерелә. 1986 елдан ул Казанда, 1990 елга кадәр Союзара үзешчәннәр иҗат йортында бүлек мөдире булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: Татарстан телевидениесендә мөхәррир, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, яңартылган «Татарстан» журналында хәбәрче вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Идел» журналында эшли.

Шагыйрьнең шигырьләре иң башлап «Идел» журналы битләрендә басыла. «Төштән соң күзгә күренү», «Аһәң» поэмалары да шушы басмада дөнья күрә. 2001 елда Матбугат йорты нәшриятында әдипнең «Аһәң» исемле беренче шигъри китабы чыга. Бу китапка төрле елларда язылган лирик шигырьләр, поэмалар кергән. Шагыйрьнең шигырьләре хис-тойгыларның ихласлыгы, төгәллеге, кешелеклелеге белән үзенә тарта.

Х.Ибраһим проза өлкәсендә дә актив иҗат итә. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Йокыга талган гүзәл» дигән китабы дөнья күрә. Бу китапта лирик хикәяләр белән беррәттән сатирик әсәрләр дә урын алган. Сюжетлары реаль тормыш вакыйгалары нигезенә корылган «Тояклы җен», «Мохтар һәм Туктар» исемле сатирик повестьларында автор, чынбарлыкның тискәре якларын күпертеп күрсәтү белән генә канәгатьләнмичә, киләчәк турындагы уй-хыялларын да сынландырып бирә. Язучының «Соңгы кыңгырау», «Арыш арасыннан йөгерүче бала», «Килермен, җаным» исемле лирик проза әсәрләре дә җәмәгатьчелектә һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя ала.

Х.Ибраһимның тагын актив иҗат иткән жанры – драматургия. Аның ике дистәгә якын драма әсәрләре профессиональ театрлар тарафыннан сәхнәгә куела. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» комедиясе (1990) «Адым» театры, Чаллы, Түбән Кама драма театрлары сәхнәләрендә дөнья күрә. Шул ук комедия «Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары» исеме белән Казан телевидениесендә телефильм итеп төшерелә. «Кызыма килер йөз кеше» (1995), «Газиз ярым» (1997), «Җиденче кияү» (2005) пьесалары Минзәлә татар дәүләт театрында, «Бәхетле килен» (1997) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Мөхлис һәм Иблис» (1999), «Канатлы бозау» (2000) пьесалары Түбән Кама драма театрында куела. Уфа татар дәүләт «Нур» театры драматургның «Төнге шаяру» (1994), Эстәрлетамак башкорт дәүләт драма театры «Хатыным-алтыным» (2002) пьесаларын сәхнәләштерә. 2002 елда Казан телевидениесе «Ялгыз тәкәрлек» пьесасы нигезендә өч серияле телефильм төшерә (реж. Г.Ширгазин). Фильм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә.

Х.Ибраһим – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Аһәң: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Әгъләм. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 128 б. – 1500 д.
Йокыга талган гүзәл: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 190 б. – 3000 д.
Газиз ярым: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 318 б. – 3000 д.
Ялгыз тәкәрлек: роман, повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Л.Лерон. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 318 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәдретдинов Х. Тып-тын Хәбир Ибраһим унөченче пьесасын тамашачыга тәкъдим итте // Шәһри Казан. – 2001. – 17 гыйнв.
Гадел Ә. Йөрәккә якын аһәң // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 15 гыйнв.
Баязитов М. Агу түгел, шифа диеп кабул итегез! // Шәһри Казан. – 2002. – 23 авг.
Сәгъдәтшин К. Тәкәрлек моңы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 17 дек.
Яһудин Э. Шытымнардан гөлләр үсәрме? // Мәдәни җомга. – 2003. – 10 гыйнв.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»