поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖИҺАНГИРОВА ШӘМСИЯ

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш.Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша. Аны әүвәл әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп күчерәләр. Нәшриятта Ш.Җиһангирова 1988 елга кадәр эшли, 1988–1991 елларда ул Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканны аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә («Төсле моң» җыентыгы, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р.Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М.Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г.Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А.Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г.Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр.

Шагыйрә, 1999 елда Төркиядә узган Беренче бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып, татар хатын-кызының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый.

Ш.Җиһангирова – 1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Төсле моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 80 б. – 1900 д.
Яшел гармун: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 101 б. – 11000 д.
Балачак кая китә?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 31 б. – 20000 д.
Ни өчендер безнең язмыш шундый: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: ООО Терра-Прима, 1996. – 116 б. – 1250 д.
Җирсү: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 191 б. – 3000 д.
Якты сагыш: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Әюп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 207 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Диндаров И. Мәхәббәт һәм шигърият // Казан утлары. – 1986. – № 3. – 152–153 б.
Рәшит Ә. Кояш нуры тамган шигырьләр // Мирас. – 1997. – № 3. – 52–53 б.
Әюп Х. Якты моңнар иясе // Казан утлары. – 2001. – № 2. – 214–215 б.  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»