поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ҖИҺАНГИРОВА ШӘМСИЯ

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова) 1951 елның 28 февралендә Татарстанның Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне Казанның 10нчы номерлы интернат-мәктәбендә (хәзерге 2нче гимназия) тәмамлый. 1969—1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. 1975 нче елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп китә. 1976—1981 елларда Әлмәт шәһәренең 27 номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда Шәмсия Җиһангирова гаиләсе белән Казанга кайта һәм кабат Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. Куп тә үтми, аны әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир, соңрак нәшриятның баш редакциясе өлкән мөхәррире Вазыйфасына күчерәләр. Ире каты авырып китү сәбәпле, ул, нәшрияттан китеп, 1988 — 1991 елларда Татарстан мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре үзәгендә кулланма әсбаплар нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның март аенда Татарстан дәүләт радиосына эшкә чакырыла. Шунда 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиоком-паниясе оештырылгач, җитәкчелек Шәмсия Җиһангированы радиога әдәби тапшырулар редакциясенең бүлек мөдире итеп чакыра. Ә 2002 елның декабреннан ул радионың баш мөхәррире булып эшли.

Шәмсия Җиһангирова бик яшьли каләм тибрәтә башлый. 2 класста укыганда ук, класс-мәктәптәге төрле вакыйга-хәлләр турында «Яшьленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), соңрак «Татарстан яшьләре» газеталары, «Ялкын» журналына мәкаләләр язып җибәрә. Шигырьләр яза, 4 класста укыганда хәтта сугыш турында повесть та язып карый. «Яшь ленинчы» газетасыннан аңа «Сиңа сугыш темасы таныш түгел бит, яңадан үзең күргән-белгән хәлләр турында гына яз», — дигән хат килә, повестьны исә кире кайтармыйлар. Шуннан соң, инде Казанга күчеп килгәч тә, Шәмсия шигырьләрен үзәк газета-журналларга җибәрергә базмый.

Иң беренче Мөслим районының «Авыл утлары» газетасында 1966 елда дөнья күргән шигыре Муса Җәлилгә багышланган. 10 интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Я. Исхакова көне-төне шигырь дип «җенләнүче» укучысының иҗатына игътибарлы булып, үзе үк аның шигырьләрен газета-журналларга илтеп тапшыра торган була. Шул рәвешле ул чакта әлеге Шәмсия Гарипованың, балалар өчен шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә.

Студенттормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә үз кочагына суырып ала. Шәмсия татар яшьләренең «Әллүки» әдәби берләшмәсенә йөри, факультетның шул исемдәге стена газетасының җаваплы редакторы итеп билгеләнә, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестр түгәрәгендә домбрада уйный. Студент елларында шигырьләре бер-бер артлы газета-журналларда, яшьләрнең шул чорда нәшер ителә башлаган «Идел» әдәби альманахында, «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгында (1974) дөнья күрә.

«Төсле моң» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы 1985 елда басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә» (1986), «Яшел гармун» повесте (1987) дөнья күрә.

«Серединаземлиродной» (Мәскәү) коллектив җыентыгында берничә шигыре рус телендә басыла. Соңрак «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) шигырь җыентыклары дөнья күрә.

Шәмсия Җиһангирова — җырчы шагыйрә. Аның шигырьләре табигый агышлы, халыкча әйтсәк, җырлап тора. Мөгаен, шуңа күрәдер дә композиторларыбыз аның иҗатына аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Җырлары камил эшләнешләре белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. Шул сәбәпледер бик күп шигырьләре көйгә салынган. Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Гобәйдуллин, Фасил Әхмәт, Луиза Батыр-Болгари, Резедә Әхиярова, Илфат Дәүләтшин, Рәис Нәгыймов, Ганс Сәйфуллин, Фәрит Хатыйпов, Азат Хөсәенов, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка бик күп композиторлар аның шигырьләренә берсеннән-берсе матуррак җырлар иҗат итте һәм итәләр. Ул җырларны республикабызның иң танылган, таләпчән җырчылары, ул гына да түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә (аерым алганда, Америка, Австралия, Финляндиядә) яшәүче татарлар да башкара икән, бу аларның халыкка да, башкаручыларга да никадәр якын әсәрләр икәнлеген күрсәтә.

«Нишлим», «Тик син диеп» (Ф. Әхмәт), «Син мине күрмәдең» (Ә.Бакиров), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Б.-Болгари), «Бураннар» (Р. Нәгыймов), «Минем кадерлелә-рем» (М.Гыйләҗев), «Күрәсем килгән иде» (Г. Сәйфуллин), «Җирсү» (А. Шакиров), «Мәңге бергә» (Г. Мингалиев), «Мөслимем», «Үзең килгәч, күрерсең», «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов) — болар телдән төшми җырлана торган җырларның кайберләре генә. Алар телдән-телгә күчеп йөри, концерт залларында, кунак табыны түрләрендә яңгырый, яшь йөрәкләрне кавыштыра, яшәеш өчен гыйбрәт — сабак бирә.

Ш.Җиһангированың иҗат диапазонын шигъри лирика һәм җыр белән генә чикләп кую дөрес түгелдер. Ни өчен дигәндә, укучылар күңелен яулап алган повесть һәм хикәяләр, юмористик әсәрләр авторы да бит әле ул.

Шәмсия Җиһангированың радиодагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Халык күңеленә юл тапкан берсеннән-берсе кызыклы «Хәерле иртә», арабыздан киткән язучылар, композитор, җырчы, музыкантлар, башка сәнгать әһелләренең тормышы, иҗади эшчәнлегенә багышланган «Гомерләрдән моң һәм сүз кала», шагыйрьләр иҗатына багышланган «Шигырьуты йөрәгемдә», җырның барлыкка килү тарихын ачыклаучы «Остаханә» кебек тапшырулары аның иҗатчы буларак осталыгын, тоткан кыйбласын билгеләүче бер ачык дәлил.

Шагыйрә 1999 елда Төркиядә үткәрелгән бөтендөнья төрки хатын-кызларының беренче корылтаенда катнашып, татар хатын-кызларының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый, сәяси, дөньяви эшчәнлеге турында доклад белән чыга.

Татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

2001 елда шагыйрә республикабызның югары бүләге — Президентның Мактау грамотасына лаек була.

«Җирсү» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, елның иң актив укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Шәмсия Җиһангирова — 1991 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Флүр Баһаутдинов.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»