поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘЙРУЛЛИН ДАНИС

Шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1953–1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалпы урта мәктәбен тәмамлый һәм, Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчеп, аны 1969 елда авыл хуҗалыгы инженеры-механигы дигән диплом белән тәмамлый. 1969–1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннан соң берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972–1998 елларда Чаллы шәһәренең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы вазифаларын башкара. 1998 елдан ул – җаваплылыгы чикләнгән «Кран-сервиc» оешмасында директор урынбасары хезмәтендә.

Д.Хәйруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. Ул – Татарстан китап нәшриятында 1988 һәм 1991 елларда басылып чыккан ике шигъри китап авторы.

Д.Хәйруллин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәтер: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 86 б. – 3400 д.
Йөрәк тибеше: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Лотфуллин Р. Язмыш дәшә: вакыт җитте, канатларың ныгыт, ир заты! // Кама таңнары. – 1982. – 16 апр.
Вәлиев Р. Бәйрәм кичендә // Кама таңнары. – 1988. – 7 окт.
Габиди Ә. Чор сулышын, заман рухын тоеп // Якты юл. – 1989. – 5 гыйнв.
Гомәрева З. «Йөрәк тибеше» // Таң йолдызы. – 1994. – 13 дек.
Хисмәтуллин Р. Рухында таулар биеклеге // Шәһри Чаллы. – 1995. – 15 дек.
Җамалетдинова Ф. Уе белән уйландыра шагыйрь // Таң йолдызы. –1996. – 30 нояб.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»