|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ӘХТӘМОВА ҖӘМИЛӘҖәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елның 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) ала. Мәктәптә укыган елларында Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, анда танылган әдипләр белән аралаша, язган шигырьләренә даими тәнкыйть күзе белән карау зарурилыгын шунда үзләштерә. |
Иң күп укылган
|