поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВ МӘХМҮТ

(1927–1990)

Язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы (хәзерге Теләче) Югары Кибәхуҗа авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1937 елда гаиләләре белән Татарстандагы Зеленодольск (хәзерге Яшел Үзән) шәһәренә күченәләр. Шунда Мәхмүт 5 нче номерлы татар урта мәктәбенә укырга керә, Ватан сугышы чорында һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт заводта эшли, аннары янә урта мәктәптә укуын дәвам иттерә.

Әдәбиятка, театр сәнгатенә балачактан кабынган мәхәббәт 1944 елда уналты яшьлек эшче егетне Мәскәүгә – А.Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтына алып килә. Биш елдан соң, институтның актерлык факультетын тәмамлап, М.Хәсәнов Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Бер елдан аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакыралар. Шул чорда (1949–1961) М.Хәсәновның исеме мәкаләләр, очерклар, хикәяләр авторы буларак та газета-журнал битләрендә еш күренә башлый. Ахырда ул, актерлык хезмәтен калдырып, бөтенләй журналистикага күчә: башта «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1952–1955 елларда Татарстан радиосында хәбәрче булып эшли. 1952 елда «Беренче хикәяләр» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Шуннан соң, 1953–1956 еллар арасында, бер-бер артлы тагын берничә китабы – Татарстанның беренче нефтьчеләре тормышы һәм хезмәтенә багышланган «Яңа горизонт» повесте, «Бораулау мастеры» дигән күләмле очеркы, «Сөмбел» исемле хикәяләр җыентыгы, эшчеләр тормышыннан алып язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» дигән повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләр, әдәбиятта заман темасын яктыртудагы өлгерлек үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәя алалар.

1957 елда Мәскәүдә Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, М.Хәсәнов берникадәр вакыт Питрәч район газетасы редакциясендә эшләп ала, аннары, 1959 елда, Татарстанның нефть чыгару үзәкләреннән берсе булган Азнакай шәһәрчегенә күчеп китеп, ике дистә елдан артык шунда яши һәм эшли: 1959–1967 елларда район үзәгендәге Мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек итә, 1967 елның ахырыннан 1980 елга кадәр «Маяк» исемле төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Азнакай төбәгендәге эшчеләр, нефтьчеләр һәм авыл халкы белән якыннан аралашып яшәү М.Хәсәновның әдәби иҗатын яңа темалар белән баета. Монда ул үзенең иҗат мирасында күренекле урын тоткан «Саф җилләр» (1961–1963), нефть төбәгендә автострада төзүчеләр тормышын яктырткан «Юллар, юллар...» (1964), Кама автомобиль заводы төзелешенә багышланган «Кама таңнары» һәм «Инженерлар» (1973–1975), тарихи-революцион темага «Саумы, кояш!» (1973), авыл тормышыннан «Хәдичә» («Саф җилләр»нең икенче кисәге, 1972–1974), нефтьчеләр тормышы-хезмәте турындагы «Шөгеревләр» (1980) исемле романнарын иҗат итә. Боларга тагын яшь укучыларга атап язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Шайтан малае», «Без алтынчы «А»дан» повестьларын, «Ут-малай» әкиятен һәм «Динозаврлар өнендә», «Диас, Ильяс һәм робот Миаз» дигән фантастик әсәрләрен өстәргә мөмкин.

Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында М.Хәсәнов шактый гына пьесалар да иҗат итә: «Нурихан», «Көя күбәләге» дигән комедияләре, «Рамай» исемле драмасы республика татар театры сәхнәләрендә уңыш белән бара, ә «Хикмәтле Хикмәтулла» дигән әкият-пьесасы Казан курчак театрында куела.

Шулай да М.Хәсәновның иҗат мирасында иң төп һәм уңышлы әсәре итеп әле 1967 елда ук языла башлап, 1984 елда гына тәмамланган «Язгы аҗаган» романын исәпләргә кирәк. Тасвирланган тормыш материалының яңалыгы, вакыйгаларның һәм кеше характерларының драматик катлаулыгы һәм сәнгатьчә гәүдәләндерелеше белән бу роман әдип иҗатының гына түгел, шул чор татар прозасының да зур бер казанышы буларак бәяләнә. «Язгы аҗаган» әсәре өчен язучы 1988 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Гомумән, М.Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче-сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.

Ул 1990 елның 1 сентябрендә Кырымга язучыларның Күктүбәдәге иҗат йортына эшләргә һәм ял итәргә киткән җирендә кинәт вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

М.Хәсәнов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Беренче хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 48 б. – 8065 д.
Яңа горизонт: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 169 б. – 5000 д.
Урман шаулый: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 154 б. – 10000 д.
Кыюлар юлы: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 272 б. – 8000 д.
Юллар, юллар...: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 315 б. – 12000 д.
Ике повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 154 б. – 13000 д.
Дулкыннар ярга кага: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 111 б. – 10000 д.
Кама таңнары: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 166 б. – 15000 д.
Саумы, кояш!: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 320 б. – 15000 д.
Урман шаулый: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 192 б. – 15000 д.
Динозаврлар өнендә: фантастик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 45 б. – 8000 д.
Кыюлар юлы: повесть. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 255 б. – 7500 д.
Шөгеревләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 248 б. – 13000 д.
Саф җилләр: роман-дилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 424 б. – 15000 д.
Язгы аҗаган: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 607 б. – 15000 д.
Язгы аҗаган: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 608 б. – 35000 д.
Ут-малай: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 32 б. – 50000 д.
Язгы аҗаган: роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 591 б. – 5000 д.
Беренче ау: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 335 б. – 10000 д.
Саф җилләр: роман-дилогия. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 368 б. – 2000 д.

* * *
Дороги, дороги...: повесть, рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 215 с. – 15000 экз.
Потеплело: рассказы / пер. с татар. М.Зарецкого. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 16 с. – 100000 экз.
Здравствуй, солнце!: роман / пер. с татар. В.Синицына. – М.: Современник, 1980. – 303 с. – 50000 экз.
Весенняя зарница: роман / пер. с татар. В.Чукреева. – Казань: Рухият, 2004. – 591 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Төхфәтуллин Р. Дулкыннар ярга кага // Казан утлары. – 1977. – № 12. – 169–171 б.
Галимуллин Ф. Юл кешесе // Казан утлары. – 1982. – № 3. – 147–155 б.
Әйди Т. Дәртле, дәрманлы әдип // Казан утлары. – 1987. – № 11. – 125 б.
Гыйззәтуллин Р. Халык язмышы – әдип язмышы // Соц. Татарстан. – 1990. – 27 май.
Гәрәйшин Н. Журналист, язучы истәлегенә // Маяк. – 1997. – 27 сент.
Шәрифуллин М. Язучыны сагынып // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 нояб.
Гамбәр Н. Ул тормышны ярата иде // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 126–130 б.
Шәрипов М., Шәрипова Т. Сагындыра Мәхмүтле Ык буйлары // Шәһри Казан. – 1998. – 6 февр.
Зарипов Р. Уза гомер... // Татар иле. – 2000. – № 27 (июль).
Әхмәт Н. Аҗаганнар уйнаткан әдип // Мәдәни җомга. – 2003. – 21 гыйнв.

* * *
Усманов М. Навсегда в моей памяти // Маяк. – 1997. – 18 дек.
Шарипов М., Шарипова Т. Он жизнь любил... // Маяк. – 1997. – 18 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»