поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘСӘНОВ МАНСУР

(1930-2010)

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм җәмәгать-дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1930 елның 25 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Зәй районы Бигеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, туган якларында ике ел уку йорты мөдире булып эшли. 1950—1955 елларда ул — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлагач, М Хәсәновны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. Аспирантураны бетергәч, «Татарстан яшьләре» газетасының редакторы, университетта ассистент, тарих-филология факультеты деканы урынбасары хезмәтендә була. 1961 елның маенда М. Хәсәнов КЛССның Татарстан өлкә комитеты аппаратына эшкә күчерелә һәм 1971 елның маена кадәр анда лектор, культура бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары һәм җиде ел буе фән пәм уку йортлары бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1971—1983 елларда М. Хәсәнов — Татарстан Министрлар Советы Председателе урынбасары хезмәтендә, ә 1984 елның январенда Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары итеп раслана. Ул —1966 елдан бирле КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, алтынчы — унберенче чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советы депутаты. 1961 елда М. Хәсәнов кандидатлык, ә 1971 елда, докторлык диссертациясен яклый, 1974 елда профессор исемен ала.

Партия-дәүләт аппаратындагы җитәкчелек һәм күптөрле җәмәгать вазифаларын М. Хәсәнов әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗади, эшләре белән бергә бәйләп бара. Ул — татар әдәбияты тарихына, татар иҗтимагый фикере үсеше һәм культурасы тарихына караган фәнни-теоретик. хезмәтләр, монографияләр һәм бүгенге әдәби процессның җитди проблемаларына багышланган тәнкыйть мәкаләләре авторы. Аеруча ул татар әдәбияты классигы, язучы-революционер, җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куйды, бу олы язучы турында татар һәм рус телләрендә бай фактик материалга нигезләнгән, аның иҗат эволюциясен һәрьяклап анализлаган күләмле монографияләрен язды, әдипнең сигез томлык сайланма әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү эшенә җитәкчелек итте.

Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханга, болгар-татар әдәбиятына нигез салучы Кол Галигә багышланган мәкаләләре — иҗат портретларында да автор бу әдипләрнең иҗатын, татар культурасы һәм әдәбияты тарихында тоткан урыннарын бүгенге фәнни методологик, югарылыкта, төпле, бай дәлилләр системасы нигезендә анализлый, аларның хәзерге татар һәм тугандаш халыклар культурасына ясаган уңай йогынтысын ачып бирә.

М. Хәсәновның бер төркем мәкдләләре («Сәнгать, халык, коммунизм», 1961; «Интернационализм һәм новаторлык юлыннан», 1963; «Социалистик реализм формалашуының ка'йбер \мәсьәләләре», 1967; «Ленин тәгълиматы һәм татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү», 1970; «Интернационализмның җанлы традицияләре», 1973; «Хәрәкәттәге социалистик реализм», 1978 һ. б.) әдәбият-сәнгатьнең гомумтеоретик проблемаларына багышланган. Аларда татар иҗтимагый фикер тарихын, әдәбиятын, сәнгатен ленинизм тәгълиматы яктылыгында өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре, бурычлары кузгатыла, татар-әдәбияты мисалында иҗат методларының, аерым алганда, социалистик реализм методының формалашуы, төп этаплары, тенденцияләре тикшерелә, әдәбият-сәнгатьнең идеялелеге; партиялелеге, гуманизмы, интернационализмы, халыкчанлыгы кебек мөһим хасиятләре анализлана.

М. Хәсәновның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре 1980 елда Татарстан китап: нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты («Интернационализмның, җанлы традицияләре»).

М. Хәсәнов — урта мәктәпнең тугызынчы классы өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе.
М. Хәсәнов Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
Ул—1951 елдан КПСС, 1976 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»