поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘСӘНОВ ГӘРӘФИ

(1921-1992)

Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943—1956 елларда Татарстаннан читтә — Себер якларында яши һәм эшли: Краснояр краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда пенсиягә чыгып, шуннан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г. Хәсәнов әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. Ул ун яше тулар-тулмас ук яза башлый һәм 1932 елда «Яшь ленинчы» газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының беренче съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М. Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938—1941 еллар арасында яшь каләм бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Әдипнең хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте яки зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсән», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителгән.

Илленче-алтмышынчы еллардай башлап Г. Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы — «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең — кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турындагы әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалы серләре белән таныштыра.

Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Г. Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары, күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш, чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә. Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм алар-га карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.

Г. Хәсәнов китаплары табигатьне өйрәнүдә, аның байлыкларын киләчәк саклап калу көрәшендә зур тәрбияви әһәмияткә ияләр.
Г. Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк & Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Ц. Кононенконың «Маленькие испфцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән xикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Дж. Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.
Г. Хәсәнов— 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»