поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӨСНИЯР ЗИННУР

Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа.

1978 елда Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга килә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла, дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985–1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә.

1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә», 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» һәм 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада газеталары – болар һәммәсе З.Хөсниярның хосусый инициативасы һәм матди кайгыртуы белән аның үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар З.Хөснияр үзе оештырган «Ак Барс» нәшрият йорты тарафыннан басып таратылалар. Нәшрият соңгы елларда татар һәм рус телләрендә матур әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә.

З.Хөсниярның матур әдәбият мәйданындагы беренче басма китабы – «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы – 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Язучының шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» исемле проза җыентыгы (1991), «Терсәк сугышы» (2002) һәм «Эттән туган» (2004) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. З.Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Язучы – татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив эшләүче авторларның берсе. Ул 2001 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. З.Хөснияр 2009 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

З.Хөснияр – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таң ата да кич була: хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Батулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 175 б. – 15000 д.
Тәгәри китте язмышлар: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 124 б. – 5000 д.
Шүрәле шаяруы: хикәятләр һәм пьеса / соавт. Л.Лерон. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. – 27 б. – 10000 д.
Терсәк сугышы: роман, повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 334 б. – 3000 д.
Алмачуар әкияте: балалар өчен тарихи әкият. – Казан: Ак Барс, 2003. – 16 б. – 3000 д.
Сыбызгы борын: хикәят. – Казан: Мәгариф, 2003. – 20 б. – 2000 д.
Зилә бакчага бара: хикәя. – Казан: Ак Барс, 2003. – 16 б. – 5000 д.
Эттән туган: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 250 б. – 3000 д.

* * *
Два билета на трагедию: роман-дилогия, повести, рассказы / пер. с татар. Г.Хасановой, Ф.Фаизова, Д.Гиниятуллина, Т.Шарафиевой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 399 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәсәнов М. Читтә калмаска! // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 95–97 б.
Әгъләмов М. Таң атмыйча кич булмый… // Татарстан яшьләре. – 1989. – 23 май.
Баттал Ф. Таң яктысы // Соц. Татарстан. – 1989. – 20 авг.
Закирҗанов Ә. Терсәк сугышы, яки Болыт каплаган дөнья // Мәдәни җомга. – 2002. – 31 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»