поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӨСНИЯР ЗИННУР

Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага — балта остасы, тимерче, әнисе Нәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында төрле физик эшләрне башкаручы була.

1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985—1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе — эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.

Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы — болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нашир-легендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3. Хөснияр үзе оештырган «"Ак барс" нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. «Нәшрият йорты» соңгы елларда татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә. 2002 елда дөнья күргән «Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары» һәм «Книга жизни» китаплары — шулар җөмләсеннән.

Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы — «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Әдипнең шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, бигрәк тә зур күләмле «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. 3. Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

3. Хөснияр — татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. 1996—2004 еллар арасында аның кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыкты. Ул 2001 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Таң ата да кич була: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 175 б.~ 15000.
Тәгәри китте язмышлар: Повестьлар, хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1991.— 1246.— 5000.
Шүрәле шаяруы: Хикәятләр һәм пьеса (авторлары: 3. Хөснияр — беренче бүлек; Л. Лерон — икенче бүлек).— Казан: «Салават күпере» журналы китапханәсе, 1996.— 27 б.— 10 000.
Терсәк сугышы: Роман, повестьлар, хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2002.— 334 б.— 3000.
Алмачуар әкияте: Балалар өчен тарихи әкият.— Казан: «Ак барс» нәшрият йорты, 2003.— 10 б.
Зилә бакчага бара: Хикәя.— Казан: «Ак барс» нәшрият йорты, 2003.— 10 б.
Эттән туган: Роман. Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 250 б.— 3000.

Библиография

Хәсәнов Мәхмүт. Читтә калмаска!//Казан утлары.— 1987.— № 5.— 95—97 б. Әгъләмов М. Таң атмыйча кич булмый...//Татарстан яшьләре.— 1989.— 23 май. Батулла Р. Юл башы: Кереш сүз.— Китапта: Зиннур Хөснияр. Таң ата да кич була.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. Б а т т а л Ф. Таң яктысы // Соц. Татарстан.— 1989.— 20 авг. Закирҗанов Ә. Терсәк сугышы, яки Болыт каплаган дөнья// Мәдәни җомга.— 2002.— 31 май.

Зиннур Хөсниярның иҗаты турыңда матбугатта әйтелгән фикерләрдән

Зиннур Хөснияр хикәяләре салмак сурәтләүләр, романча тасвирлаулар, кайтып-кайтып укырлык, уйландырырлык тирән мәгънәле гыйбарәләр белән ачыла. Татарның үзе кебек, сабыр да бу хикәяләр, ал ар да бомба да шартламый, мылтык та атмый, үтерешләр дә юк...
Фәнзаман Батппгал, язучы. 1989

Зиннур авыл егете, ул авылны белә, ул авыл кешеләре турында язачак. Хәтта шәһәр җирлегендә булган вакыйгаларда да хикәя каһарманнары авыл турында уйлый, авылны сагына... Авыл — безнең язмышыбыз, авыл — безнең якты өметебез! Авыл бетсә, тел дә, матур гадәтләр дә, халык та бетәчәк.
Рабит Батулла, язучы. 1989

Мине иң сөендергәне — язучының кешеләргә хөкем чыгармавы. Хөкемне ул укучыларга калдыра.
Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь. 1989

З.Хөсниярның «Терсәк сугышы» романы сурәтләнгән тормыш материалының заманчалыгы, чор проблемаларына бәйле фәлсәфи һәм әдәби-эстетик карашлары, кызыклы образлары белән хәтердә кала. Язучы без яши торган кешелексез җәмгыятьне һәм шундый шартлар тудырган кешеләрне укучы хөкеменә чыгара. Әсәрнең кыйммәте дә әнә шулар белән аңлатыладыр.
Өлфәт Закирҗанов, әдәби тәнкыйтьче. 2002

Зиннур Хөсниярның «Терсәк сугышы» романы тормышның кырыс кануннары белән очраштыра. Кеше һәм аның эчке дөньясы, табигать һәм кеше мөнәсәбәтләрендә безнең буын язмышы, рухи халәте ачык буяулар белән тасвирлана.
Факил Сафин, язучы. 2002

Зиннур Хөснияр
Үзем турыңда үзем

Мин шигырьләр язудан башладым. Ул чакта миңа унбиш яшь иде. Коммунизм тәгълиматының «чәчәк аткан» еллары безне Алласыз, денсез буын итеп тәрбияләргә тырышты. Әле дә исемдә, безнең Бикнарат клубында кызыл тасмага ак белән: «Совет яшьләренең бүгенге буыны коммунизмда яшәр!» дигән язу кадакланган иде.
Ул яшьтә мәктәптә «ике»ле белән «өч»ледән ары билге алганым юк иде. Ләкин мин «котырып» әдәби китаплар укыйм. Авыл клубында берничә шкафтан торган китапханә бар иде. Мин андагы китапларның һәркайсын икешәр-өчәр кат укып чыктым. Кыскасы, кулга нинди китап эләгә, шуны укыйм. Күбрәк пьесалар туры килә иде. Унбиш яшьтә шигырьләр язасы килә башлады. Калын дәфтәр башладым.

Сөйгәнемә

Үз-үземә һәйкәл куярмын күк!
Сүзем нәзер булмасын!
Ә син, кызый, сагалый күр:
Ул һәйкәлгә
Күгәрченнәр кунмасын!

Иң беренче шигырьләремнең тагын берсе «Юлда» дип атала иде, 1976 елда «Яшь ленинчы»да дөнья күрде. Шуннан соң мин, үсенеп китеп, көн саен дистәләрчә шигырь яздым. Алар «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыктылар. Шунысы әһәмиятле: шигырьләр яза башлагач, минем укуда йөз «процент»ка борылыш ясалды, «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә укый башлап, мәктәпне яхшы тәмамладым.

Үзем шигырь язам, үземнең күңелем прозага тартыла иде. Хикәяләр язып карыйм — килеп чыкмый, янә ертып атам. Институтка укырга килгәнче әнә шулай җәфаландым. Беренче курста укыганда, хикәягә охшашлы нәрсәләр килеп чыга башлады. Әдәби тәнкыйтьче Рифат Сверигин һәр хикәямне укып, акыллы, төпле киңәшләрен бирә иде. Филология фәннәре кандидаты Мәдинә апа Җәләлиена, шулай ук галимнәр ирле-хатынлы Роза һәм Шәрифҗан Асылгәрәевләр гел рухландырып тордылар. Зөһрә апа Вәлиуллина, искиткеч зур галим, тел серләренә өйрәтте. Мин бу шәхесләргә мәңге бурычлы!
Егерме сигез яшемдә гел хикәяләрдән генә торган сигез табак күләмле беренче китабым дөнья күрде.
2003

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»