поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘТҖАНОВА САНИЯ

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әнисе даими язылып-укып барган газета-журналларны, әдәбият-сәнгать дөньясын Сания кечкенәдән үз иткән.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981–1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем ала.

С.Әхмәтҗанова хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991–1994 елларда – балалар бакчасында тәрбияче, 1994–2000 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөртеп, ике дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, 2000 елдан мәктәп эшеннән журналистика хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгарифкә хезмәтен иҗади эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Р.Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенә йөри, шигъри әсәрләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый.

С.Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка таныла. «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлары әнә шундыйлардан. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Р.Закиров, А.Галимов, А.Хисамиева, Э.Хәйруллина, А.Хәбибуллина кебек җырчылар башкара.

«Идел-Пресс» нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың «Оч иреккә, җырым» исемле тәүге китабын бастырып чыгара. Яшьлектә хәтергә кереп калган һәм кабатланмас моңга уралып күңел кылларында тибрәлгән тәүге мәхәббәт лирикасы, хатын-кыз язмышы, халык-милләт турында фәлсәфи уйланулары укучыны битараф калдырмый.

Сания Әхмәтҗанова иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе турындагы яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда, «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Пар алма» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. С.Әхмәтҗанованың әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә, образлы фикерләвенә нигезләнгән; аның иҗатына ихласлык, хисси кайнарлык хас; шигъри әсәрләре күңел кылларын тибрәтерлек төгәл музыкаль-ритмик яңгырашка ия.

С.Әхмәтҗанова – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Оч иреккә, җырым: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Идел-Пресс. – 2002. – 96 б.
Пар алма: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Морат. – Казан: Татар кит. нәшр., 2008. – 158 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гарипова Х. Җыр канаты – сөюдән // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март.
Мостафин Р. Шигърияткә кызлар килә // Татарстан яшьләре. – 2004. – 15 гыйнв.
Госман С. Офыгында – кояш нуры // Ватаным Татарстан. – 2004. – 23 гыйнв.
Мөхәммәдиева Л. Туган якта очрашу // Арча хәбәрләре. – 2004. – 20 февр.
Гәрәев М. Син йөрәктә... // Мәдәни җомга. – 2004. – 19 март.
Сәлахова Э. Укытучы булып туганмын... // Ирек мәйданы. – 2004. – 5 нояб.
Хитлар ничек туа? // Кәеф ничек? – 2006. – № 5.
Гаташ Р. Мин синең өчен яратылганмын // Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 апр.
Туган нигез җылысына төреп... // Мәдәни җомга. – 2007. – 20 апр. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»