поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘТҖАНОВ МӘХМҮТ

Публицист, тәнкыйтьче Мәхмүт Рәхимҗан улы Әхмәтҗанов 1927 елның 14 февралендә Башкортстан Республикасының Салават районы Нәсибаш авылында туа. Яшүсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, урта мәктәптә укуын өзмичә, яшьтән үк колхозда бригадир ярдәмчесе, комбайнчы булып эшли. Шул елларда район, Уфа газеталарында шигырьләре, нәсерләре басыла. 1950 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, философия буенча аспирантурага калу тәкъдимен кабул итмичә, үз теләге белән Әгерҗе шәһәрендәге тимер юл мәктәбенә эшкә китә һәм шунда тугыз елга якын тарих, психология, логика фәннәрен укыта, мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1959 елда М.Әхмәтҗановны «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналына эшкә чакырып алалар. Биредә дә ул тугыз ел журналның бүлек мөдире булып эшли. Аннары, 1970–1973 елларда, Мәскәүдә СССР Педагогик фәннәр академиясе системасында аспирантурада укып диссертация яклаганнан соң, 1989 елга кадәр Казан дәүләт педагогика институтында «Педагогика тарихы»н укыта.

Башка бик күпләр кебек, М.Әхмәтҗанов та әдәби иҗат юлын шигърияттән башлый, көндәлек матбугатта шигырьләре, поэмалары (мәсәлән, «Яшә, Башкортстан!») басыла. Әмма тора-бара үз иҗат юнәлешен ул прозада, бигрәк тә публицистикада таба. М.Әхмәтҗанов – матбугатта, гомумән массакүләм мәгълүмат чараларында, иң актив катнашучы язучыларның берсе. Татарстан радиосы һәм телевидениесендә ул озак еллар буе сәясәткә, менталитетка, әхлак-тәрбия мәсьәләләренә багышланган тапшырулар алып бара. Педагог-галим буларак, аның тәрбия-әхлак темаларын үзәккә алып язган «Иң кирәкле кеше» (1965), «Чын укытучы» (1966), «Җаваплылык хисе» (1967), «Без яшәгән якларда» (1969), «Без – яшь җәлилчеләр» (1971), «Гаиләдә әхлак тәрбиясе» (1985) кебек китаплары басылып чыга.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Мәхмүт Әхмәтҗанов аеруча публицистика жанрында актив эшли. Тематик яктан аның публицистикасы гаҗәеп күп юнәлешле һәм заманча актуаль яңгырашлы. Татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында борчылып уйланулар, аны милләт буларак саклау, дәүләтчелеген торгызу, татар теленең республикада дәүләти статусын күтәрү һәм үстерү, динен, борынгыдан килгән асыл гореф-гадәтләрен кире кайтару, милләтара мөнәсәбәтләрдә бер халыкны икенче бер халыкка каршы өстерү һәм шовинизм күренешләрен фаш итү, аларга дәлилле анализлар ясау – болар әдип публицистикасының төп идея-эчтәлеген һәм кайнар пафосын тәшкил итәләр. Моның өстенә М.Әхмәтҗанов әдәбият-сәнгать һәм китаплар дөньясына, әдәби хәрәкәткә, язучылар иҗатына кагылышлы күпсанлы әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, иҗат портретлары, рецензияләр, истәлек-хатирәләр, эсселар авторы буларак та киң катлам укучылар даирәсенә яхшы таныш. Аның бу төр әсәрләре һәм публицистикасы 1998 һәм 2002 елларда нәшер ителгән «Килер бер көн...» һәм «Тормыш мизгелләре» исемле күләмле китапларында урын ала.

1999 елда Мәхмүт Әхмәтҗанов Кол Гали исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә. Ул шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы исемнәрен йөртә.

М.Әхмәтҗанов – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Иң кирәкле кеше: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 46 б. – 2500 д.
Чын укытучы: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 24 б. – 5000 д.
Җаваплылык хисе: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 36 б. – 3000 д.
Без яшәгән якларда: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 150 б. – 3000 д.
Без – яшь җәлилчеләр: мәкаләләр, очерклар, эсселар / соавт. С.Сүнчәлиева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 56 б. – 2000 д.
Гаиләдә әхлак тәрбиясе: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 112 б. – 4000 д.
Килер бер көн...: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 256 б. – 3000 д.
Тормыш мизгелләре: мәкаләләр, очерклар, эсселар. – Казан: Хәтер, 2002. – 450 б. – 4000 д.
Яманны юлдаш итмә: мәкаләләр, очерклар, эсселар / кереш сүз авт. Ф.Баттал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 223 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Яруллин Ф. Халкыбызның асыл сыйфатларын җыйган // Шәһри Казан. – 1997. – 12 февр.
Әхмәдуллин Ш. Җитмештә дә егет ул // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 февр.
Баттал Ф. Җаннар академигы // Юлдаш. – 2002. – № 41.
Садә Г. Киң колачлы гыйлем иясе // Мәгърифәт. – 2002. – 16 февр.
Исламов Ф. Беркем дә битараф калмас // Татар иле. – 2002. – № 51.
Халитов Р. Галим-язучының тормыш мизгелләре // Мәгариф. – 2003. – № 2 – 66 б.
Садә Г. Югарыда Урал таулары // Шәһри Казан. – 2007. – 9 февр.
Әмирханов М. Сөбханалла, күз тимәсен! // Мәдәни җомга. – 2007. – 9 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»